TGStat
TGStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • flag Russian
    Язык сайта
    flag Russian flag English flag Uzbek
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов и чатов Региональные подборки Тематические подборки Платные каналы Поиск каналов
    Добавить канал/чат
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг чатов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Telegram
  • Продвижение
    Реклама через Яндекс Бизнес Реклама в каналах через TGStat Agency Реклама на сайте TGStat.ru
Сүзлекче язмалары 📚

14 Jul 2025, 07:19

Открыть в Telegram Поделиться Пожаловаться

ӘТИЛӘ'Р – ӘТИ'ЛӘР
Как-кат әйтү була, шулай да басым мәсьәләсенә тагын бер әйләнеп кайтмыйча булмый. Бездә: «Гадәттә, татар басымы сүзнең соңгы иҗегенә төшә», – дип шома гына мәсьәләдән китеп баралар. Тик бу кагыйдә һәр очракка ярап бетми. Һәм мин алынмалар турында сүз йөртмим.

♦ Күплек саны кушымчасы -лар/-ләр (-нар/-нәр) дә, башка кушымчалар кебек үк, нигезгә ялганганда басымны үзенә ала: савыт > савытла'р 🍶, үлән > үләннә'р 🌾. Әгәр дә сүз чыннан да күплек сандагы предметлар, күренешләр турында барса, бу кагыйдә дөрес. Тик моны һәрвакыт шулай дип аңларга ярамый. Әгәр дә -лар/-ләр (-нар/-нәр) кушымчасы күплек санын түгел, җыйма мәгънәне белдерсә, ул басымны үзенә алмый һәм үзе аша уздырмый. Мисалсыз аңлап булмыймы?

♦ Бүген ата-ана җыелышына әтилә'р күп килгән иде җөмләсендәге әтилә'р 👨‍💼🤵‍♂️🙎‍♂️ сүзендә басым соңгы иҗеккә төшә (кагыйдә дә шулай ди). Бүген иртән үк авылдан әти'ләр килеп китте җөмләсендәге әти'ләр сүзендә исә басым кушмыча алдындагы иҗеккә төшә, чөнки монда берничә әти турында сүз бармый, монда «әти һәм аның янындагы җәмәгать» кебегрәк җыйма мәгънә чыга 👨‍🦰👩‍🦰👦👧. Бу кагыйдә бигрәк тә кеше исемнәрендә яхшы күренә: Бүген Кәри'мнәргә кунакка бардык. Гөлна'злар белән яр буенда йөрдек. Дикторлар, алып баручыларга һәм гомумән грамота ягын кайгырткан һәркемгә мондый нечкәлекләрне белергә кирәк. Аудиокитаплар тыңлаганда бу кагыйдәләргә ригая ителмәгән моментлар әледән-әле очрап тора.

829 0 8 7 40
Каталог
Каталог каналов и чатов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал/чат
Рейтинги
Рейтинг каналов Telegram Рейтинг чатов Telegram Рейтинг публикаций Рейтинги брендов и персон
API
API статистики API поиска публикаций API Callback
Наши каналы
@TGStat @TGStat_Chat @telepulse @TGStatAPI
Почитать
Академия TGStat Исследование Telegram 2019 Исследование Telegram 2021 Исследование Telegram 2023
Контакты
Справочный центр Поддержка Почта Вакансии
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности Публичная оферта
Наши боты
@TGStat_Bot @SearcheeBot @TGAlertsBot @tg_analytics_bot @TGStatChatBot