НӘВЕМ БАЗАРЫНА КИТӘРГӘ
«Бу тәгъбир элек еш очраган», – дип язып калдырган Рифкать Әхмәтьянов. Шулайдыр, бик ихтимал. Аеруча сүзләрнең мәгънәләрен белгәндә, моның ише тәгъбирләр бөтенләй башка яктан ачыла бит. Моннан йөз һәм аннан да элегрәк исә бу фразеологизмның һәр сүзе яхшы аңлашылган булса кирәк, чөнки һәр мәгърифәтле кеше гарәп телен кече яшьтән өйрәнгән.
🔹 Нәвем базарына китәргә ⏰ «йокыга китәргә» 🛏 дигәнне белдерә. Мондагы нәвем сүзе гарәпчәдән нәкъ «йокы» дип тәрҗемә ителә. Йокы базарына китте 🛌 дип, бәлки, балаларга карата кулланылгандыр.
🔹 Совет чорында гарәп телен белү дәрәҗәсе шактый түбәнәйгәч, нәвемнең ни икәне аңлашылмый башлый, һәм аны күп кенә урыннарда аңлашыла төшкән әвен сүзенә алмаштыралар. XXI гасыр кешесенә әвен дигәне дә аңлашылып бетми инде аның, ул «көлтәләрне киптерү һәм сугу өчен төзелгән корылма» дигәнне белдерә. Шулай итеп хәзерге әдәби әсәрләрдә язучылар «нәвем базарына китәргә» дигәнне дә, бераз мәгънәсезрәк булса да, «әвен базарына китәргә» дигәнне дә куллана, хәтта соңгысын ешрак та әле бугай.