ХИҖАМӘ
Ни дисәң дә, журналист кешенең теленә таләп югары куела. Беренчедән, ул җиңел һәм аңлаешлы булырга тиеш. Икенчедән, – бай һәм хатасыз. Шул таләпләр үтәлмәгәндә, аның профессиональлек дәрәҗәсе дә ташка үлчим була инде.
🖍 Күптән түгел бер журналист кан алучы бер ханым турында материал әзерләп йөргәндә, көтәсе озак булыр диптер инде, әзерләнәсе репортаждан статусына берничә хәбәр урнаштырган. Теге кан алучы ханым андый-мондый гына ысул белән түгел, вакуум ярдәмендә кан ала икән. Бу ысулны журналистым хиджама дип кат-кат кабатлап, шул гына да җитмәс дип, кат-кат язып та аңлатырга тырышты. Очраклы гына бу вакыйгага бәйле рәвештә урамда «Хиджама сунна» дигән зур элмә тактага юлыктым. Ә, мин әйтәм, шулай русча язылган язуларны укып, үзебезнең телдә булган сүзләрне дә русчалатып әйтү тәмам гадәткә кереп бетте инде. Югыйсә бит әнә шулай вакуумнан суыртып кан алдыру ысулын безнең бабалар әллә кайчаннан белгән. Гомумән, болай кан алдыру мөселман дөньясында ☪️ күптәннән кулланыла. Мөселманга билгеле нәрсә татарга да билгеле булмый калмый бит, килешәсездер?
🖍 Әйе, чыннан да, рус теленә яңарак килеп кергән хиджама сүзе татарга шактый таныш, аның дөрес язылышы һәм әйтелеше хиҗамә була, басымы да соңгы иҗеккә күчкән инде аның. Мәшһүр "Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге"ндә ул хәҗамә һәм хәҗамәт дип бирелгән. Бәлки, -т вариантлысы татар теленә тагын да туры киләдер (сөннәт, нәсыйхәт). Алай дисәң, манара, Фатыйма кебек сүзләр бездә -тсыз кулланыла.
Хиҗамә ясаучы останы исә хәҗҗам дип атыйлар (Бәрдазан тәнендән кан алдырса, хәҗҗам аның тамырына ништәр (скальпель) орса. Кол Гали. Бер хәҗҗам пәйгамбәр галәйһиссәламгә кан алырга килде. К. Насыйри).
🖍️ Хәзер хиҗамә ясаганда махсус медицина банкалары 🫙 куллансалар, элек алар урынына мөгез кулланганнар булса кирәк. Бу турыда Гаяз Исхакый «Сөннәтче бабай» әсәрендә бик тәфсилләп, тәмләп, нечкәлекләренә кадәр төшеп яза, хәтта Шул яз көнендә, көннәр йылынып йиткәч кенә, тамырдан кан алалар – мөгез салалар, – дип мөгез салуның ни өчен һәм кайсы ел фасылында эшләнгәнен дә аңлатып үтә.

Кем әйтмешли, әйдәгез китап укыйк инде, җәмәгать. Теләсә нинди чит сүзләргә кызыгып, шуларны кирәккә-кирәкмәгәнгә телебезгә кертеп маташканчы, үзебездә аларның булу-булмавын белү юлын кайгыртырга кирәк. Моны безгә читтән килеп беркем дә өйрәтмәячәк.