ЛАЕШ ШУЛПАСЫ ЭЧМӘГӘН
Бу сүзне ишетмәгән кеше аздыр. Аның мәгънәсе – «кыенлыклар, нужа күрмәгән, бик зур авырлыклар, кайгы кичермәгән», шулай ук тәҗрибәсез кешегә карата да кулланалар аны. Тик ни өчен Лаеш та, нигә шулпа сүзе кулланыла? Лаешның шулпасы берәр нәрсәсе белән аерыламы әллә?
💁♂️ Бу сорауга җаваны Н. Исәнбәттән табарга була. Аның аңлатуынча, хәзерге Лаеш шәһәре әле авыл гына булгач чорда, Казан ягыннан юл өстендә бик баткаклы бер саз булган. Шуны ерактан урап йөрергә туры килгән. Кистереп турыга чыгабыз дип, шунда батып ятучылар да күп булган. Ат-арбаң белән бер кереп баттыңмы, җиде кат тир чыкканчы иза чигеп, эт булып беткәнче җәфаланырга туры килгән инде. Менә шундый җәфага дучар булуны «Лаеш шулпасы эчү» дип атаганнар икән.
📌 Тора-бара бу сүз Лаешның кайдалыгын белмәгән халык теленә дә үтеп кергән һәм таралган. Хәзер Лаеш юлында сазлык булмаса да, без бүген дә, дөньяның әчесен-төчесен күрмәгән кеше турында сүз барганда, Лаешны искә алабыз.