TGStat
TGStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • flag Russian
    Язык сайта
    flag Russian flag English flag Uzbek
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов и чатов Региональные подборки Тематические подборки Платные каналы Поиск каналов
    Добавить канал/чат
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг чатов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Telegram
  • Продвижение
    Реклама через Яндекс Бизнес Реклама в каналах через TGStat Agency Реклама на сайте TGStat.ru
Сүзлекче язмалары 📚

25 Dec 2025, 08:24

Открыть в Telegram Поделиться Пожаловаться

ЭТҮЛӘНЕЧӘЛӘР, БАКАЯФРАГЫЧАЛАР…
Киң массалар дөрес язсын өчен, башта тел белгечләре проблеманы өйрәнеп хәл итәргә тиеш бит. Хәл ителүне көткән мәсьәләләр исә баштан ашкан. Шундыйларның берсе – берничә компоненттан ясалган семьялык исемнәре. Бәлки, бу гомуми планда проблема да түгелдер… Бәлки, минем генә юкны бар итеп күрсәтеп йөрүемдер… Шулай да баштан фикерләрем белән танышыгыз әле.

☘️ Биология терминологиясендә күп кенә семьялык яки отряд исемнәре кушма сүзләрдән ясалган: оешмачәчәклеләр, әвернәчәчәклеләр һ. б. Шундый кушма сүзләр арасында бүре җиләге, бака яфрагы, көтүче кубызы кебек изафәле конструкцияләрдән ясалганнары да бар. Менә шуларының язылышында һәм ясалышында проблема бар, минемчә.

1⃣, аларны кайбер хезмәтләрдә аерым (куык утычалар, бака яфрагычалар), кайберләрендә кушып язалар (еланбалыгычалар, үксәутычалар, сәдәфутычалар). Кайсы дөрес? Мин мондый терминнарны сүзьясалышының «сүзтезмәнең кушымча алып кушма сүзгә күчүе» дип аталаган төренә кертеп карыйм (бишьеллык, башваткыч), шуңа күрә кушып язуны дөрес дип саныйм. Хуш, монысы белән күпләр килешәдер, мөгаен.

2⃣, теге изафә кушымчасының уртада саклануы миңа һич кенә дә татарча булмый кебек тоела. Менә монда коллегалар белән уртак фикердә түгелбез. Алар әйтә: ике нигез алына да, шуларны бенинди үзгәртүсез кушып, кушымча ялгана, диләр. Ягъни бүре җиләге → бүре + җиләге + чәләр = бүреҗиләгечәләр. Ярар, шулай да булсын ди. Дистәләгән термин нәкъ шулай ясалган һәм шулай кулланыла да бит инде.

☘️ Тик бит изафәле терминнар хәзер генә барлыкка килгән нәрсә түгел. Менә, әйтик, ашказаны , ишегалды кебекләр бар. Әгәр дә без бу сүзләргә кушымча куша башласак, уртадагы -ы юкка чыга (яки ахырга күчә): ашказаннары (ашказанылар түгел), сәламәт ашказанлы кеше (ашказанылы түгел); И бичара ашказанкаем! Үзеңнән шулай мыскыллап, мәсхәрәләгәнгә миңа ачуың килмәсен (И. Гаффарова). Һәм мин менә шулай куллануны дөресрәк дип, татар теленең асылына туры киләрәк төшә дип саныйм. Ягъни терминнарны да бүреҗиләкчәләр, бакаяфракчалар, куыгутчалар, сәдәфутчалар дию акылга муафиграк булыр иде шикелле. Без бит болай да, мәсәлән, «юл буенда бака яфраклары үсә» (бака яфрагылары түгел) дип сөйләшәбез.

☘️ Минем белән килешмәүчеләр ике каршы аргумент китерә. Берсе – башка төрки телләрдә дә шундый ук калып кулланыла. Мәсәлән, азәр. bağayarpağıkimilər: bağa (бака) + yarpağı (яфрагы) + kimi (ча) + lər (лар). Икенчесе – терминологиядә буталчык чыга ала. Мисалга эт балыгы белән этбалык терминнарын китерәләр. Болар икесе ике семьялыктан беренчесе русча вьюн (яки пискун), икенчесе – рыба-собака. Әгәр этбалыкчалар дисәң, кайсы күз уңында тотыла булып чыга инде? Ә этбалыгычалар дигәндә конкретлык югалмый, диләр. Боларга каршы ни дия алам 🤷‍♂️? Бәлки, мондый очракларны аерым карарга кирәктер? Алар алай күп түгелдер дип уйлыйм. Ни булса да минем фикердә дә хаклык юк түгел кебек. Юкса хәзер изафә кушымчасын саклыйбыз дип башка сүзләрне дә шул калыпта ясыйбызмы? Минем ничектер балыкбистәселеләр диюне күңелем кабул итми, мәсәлән. Ихтимал, бу мәсьәлә биология терминнарына гына карыйдыр. Гомумән алганда, күрәсез, җавапларга караганда сораулар күбрәк килеп чыкты.

676 0 2 29 23
Каталог
Каталог каналов и чатов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал/чат
Рейтинги
Рейтинг каналов Telegram Рейтинг чатов Telegram Рейтинг публикаций Рейтинги брендов и персон
API
API статистики API поиска публикаций API Callback
Наши каналы
@TGStat @TGStat_Chat @telepulse @TGStatAPI
Почитать
Академия TGStat Исследование Telegram 2019 Исследование Telegram 2021 Исследование Telegram 2023
Контакты
Справочный центр Поддержка Почта Вакансии
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности Публичная оферта
Наши боты
@TGStat_Bot @SearcheeBot @TGAlertsBot @tg_analytics_bot @TGStatChatBot