АЛЛА – АЛЛАҺ
Соңгы берничә дистә ел эчендә чамасыз грамоталы булып киткәч, күнегелгән, гасырлар буе кулланылып килгән «хаталы» язылышларны төзәткәләү очракларына мисалларны саный башласаң шактый җыеладыр. Шундыйлардан берсе – Алла сүзе. Аерма аның ахырындагы һ белән һәм ансыз язылышында. Боларның кайсы варианты дөресрәк дигән сорауга җавап табу өчен, аз гына тарихка күз салырга була.
🟢 Гарәп телендә һәм гарәп язуын кулланган иске татар телендә ул الله формасында языла. Мондагы соңгы ه/һ хәрефе бик үзенчәлекле сыйфатка ия. Әгәр дә ул гарәп телендә сүзнең ахырында килсә, бер очракта [һ] авазын (фикъһ), икенче очракта [т] авазын белдерә (сөннәт), өченче очракта бөтенләй укылмый (Фатыйма). Әнә шул [һ]нең укылмаган чагы татар язуы тарихында шактый кызык очрак: һ дип язылса да, татар сүзләрендә ул [ә] авазын белдерү өчен кулланылган. Галәмәт буталчык кебек тоелса да, монда эзлекле мантыйк бар. Шул мантыйкка күрә, сүз ахырындагы [һ] авазлары бездә я төшеп калган, я аңа өстәмә сузык аваз кушылган: фикъһе, гөнаһа һ. б. ш.
🟢 Безнең Алла сүзе дә [һ]нең төшеп калган сүзләре рәтендә килә [иде]. Моны раслау факты буларак рус теленең XVIII һәм XIX гасыр сүзлекләре хезмәт итә ала. Аларда ул Алла формасында теркәлгән.
🟢 Инде нишлибез хәзер? Кайсы варианты дөрес соң бу сүзнең? Әйдәгез берсен дә себереп түкмик әле. Дини һәм югары стильдә һичшиксез Аллаһ дигәне кулланылырга тиеш шикелле. Дин әһелләре шул варианттан башканы бик өнәмиләр. Алар өнәми дип Алла, Ходай, Тәңре сүзләрен дә сөргенгә җибәрергә иртәдер әле. Бөтен хәзерге фразеологиядә, ымлыкларда исә мин нәкъ Алла дигән вариантны саклау яклы. 1⃣, алар вакыт белән сыналган, 2⃣, халык арасында (ягъни халык телендә) нәкъ шул вариант белән ясалганнар да. Шуңа күрә минем, мәсәлән, Аллага шөкер, Алла сакласын ишеләрне һ аша язуга төзәтү белән килешәсем килми, имгәтә генә ул аларны, татарча булудан туктыйлар кебек алар. Шул ук вакытта монда Алланы кимсетү, мыскыллау да юк. 3⃣, Гатаулла, Габдулла, Ибәтулла, Гобәйдулла ише исәбе-саны йөзләгән ир-ат исеменең (һәм шуларда ясалган фамилияләрнең) икенче компоненты булып хезмәт иткән бу сүзнең һ'дән башка килүе дә аның татар өчен табигый икәненә зур дәлил.