TGStat
TGStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • flag Russian
    Язык сайта
    flag Russian flag English flag Uzbek
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов и чатов Региональные подборки Тематические подборки Платные каналы Поиск каналов
    Добавить канал/чат
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг чатов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Telegram
  • Продвижение
    Реклама через Яндекс Бизнес Реклама в каналах через TGStat Agency Реклама на сайте TGStat.ru
Сүзлекче язмалары 📚

14 May, 08:26

Открыть в Telegram Поделиться Пожаловаться

БОРЫН ≠ ТАНАУ
Борын болай бер дә авырлык тудыра торган сүз түгел кебек 👃. Җиңел аңлашыла, җиңел әйтелә шикелле. Күчерелмә мәгънәләре шактый күп булса да, ул беренче чиратта кеше һәм хайван йөзендәге сулыш алу һәм ис сизү әгъзасы.

🧩 Субъектив күзәтүләремә күрә, Татарстанның көнчыгышы һәм Башкортстан ягында шул ук борынны танау дип куллану да еш очрый. Шулай итеп, безнең бер үк әгъзага ике исем бирелгән булып чыга. Бер яктан табигый әйбер, азмыни андый мисаллар!
Шулай да сүзлекләргә күз салсак, анда борын белән танауның аермасы барлыгын күрәчәкбез. Танау ул борын түгел, хайван башының очлаеп торган борын өлеше икән. Мәсәлән, эт 🐶, бозау 🐮 рәхәтләнеп чиләк төбенә кадәр танавын тыга ала, кешедә танау булмаганлыктан, без алай итә алмыйбыз (аерым талант ияләре бардыр, шигем юк).

🧩 Дөрес, сүзлек диалекталь вариант буларак «кеше борыны»н да танау дип тәкъдим итә. Җирле сөйләшләрне үзгәртеп булмауны яхшы аңлыйм, тик әдәби телдә (әдәби әсәрләрдә), язучының кайсы як тумасы булуына карамастан, кеше әгъзасын танау дип атау бик үк дөрес түгел диимме инде шунда, мәгәр күп кенә язучының әсәрендә нәкъ шулай кулланыла.

🧩 Танау исә кешегә карата тупас, әдәпсез, кимсетүле формада яки, юмор 😉, көлке 😝 белән әйтелеп, рус телендәге «морда», «харя», «рыло», «рожа» кебек сүзләренең эквиваленты була ала шикелле. Мәсәлән: Ә син танавыңны бик киермә (А. Гыйләҗев).

🧩 Һәм шул ягы да бар: русның «хайван йөзе» мәгънәсендәге «морда» сүзенә татар телендә туры килә алырлык башка сүз юк та бугай 😳.

448 1 3 11 26
Каталог
Каталог каналов и чатов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал/чат
Рейтинги
Рейтинг каналов Telegram Рейтинг чатов Telegram Рейтинг публикаций Рейтинги брендов и персон
API
API статистики API поиска публикаций API Callback
Наши каналы
@TGStat @TGStat_Chat @telepulse @TGStatAPI
Почитать
Академия TGStat Исследование Telegram 2019 Исследование Telegram 2021 Исследование Telegram 2023
Контакты
Справочный центр Поддержка Почта Вакансии
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности Публичная оферта
Наши боты
@TGStat_Bot @SearcheeBot @TGAlertsBot @tg_analytics_bot @TGStatChatBot