ЗЕБРАТ
Терминология үзенә бертуктаусыз игътибар сорый торган тармак, чөнки ул телгә тере һәм функциональ булып калырга ярдәм итә. Яңа терминнарсыз тел үзеннән-үзе искерә, ярлылана һәм яңа барлыкка килгән күренешләрне тасвирлау өчен яраксыз хәлгә килә. Әгәр тел, аның терминологиясе үсеш алмаса, ул табигый рәвештә өстенлек итә торган телләр тарафыннан кысрыклана башлый.
📌 Бу ачык хакыйкать, ләкин, 1⃣, терминнар белән эшләүчеләр бездә күп түгел; 2⃣, терминнарны чит телдән алу яки ана телендә булдыру дигән дилемма ↔️ да эшне шактый катлауландыра. Алынма – җиңелрәк юл, шул ук вакытта күпчелек халык (булдыра алса) терминнарны үз телләрендә тудыра.
📌 Мисалга селекция юлы белән барлыкка килә торган яңа төр хайваннарны яки үсемлекләрне алыйк. Ата арыслан 🦁 белән ана юлбарыс 🐯 кушылуыннан туган хайванны инглизчә liger, русча лигр диләр. Киресенчә, ата юлбарыс белән ана арысланнан туган кушылгакны инг. tiglon, рус. тигролев дип атый. Болар чагыштырмача яңа терминнар. Монда русларның үз телләрендә терминнар булдырырга тырышуы күзгә ташлана. Кушылгаклардан тагын койволк (койот + волк), яглев (ягуар + лев), пумапард (пума + леопард), шалайка (шакал + лайка), бестер (белуга + стерлядь), помидофель (помидор 🍅 + картофель 🥔) һ. б. таптым.
📌 Безгә нишләргә? Әлбәттә, татар телендә табигый рәвештә күптән кушыла алган хайваннарның кушылгакларын атый торган берничә сүз бар: качыр (ишәк 🫏 + бия 🐎), нар (бер өркәчле дөя 🐪 + ике өркәчле дөя 🐫). Чаг., мәкальләрдә: Йөк авырын нар күтәрер. Егылсаң нардан, әҗәлең әллә кайдан. Ә менә хәзер чыгарыла торган хайван, үсемлек, балык төрләрен ничек атарга? Ай яратмый бит безнең халык шул кыскарту-мыскартуларны! Әле тагын алардан кушма сүзләр ясарга кирәк.
📌 Шулай да заманадан артта калмыйк дисәк, без моңа өйрәнергә, ничек тә үзләштерергә тиеш. Башка чарабыз юк! Менә шундый ният белән «Яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр» сүзлегенә зебра 🦓 + ат 🐎 кушылгагын зебрат дип теркәдек. Ничек сезгә, ошыймы? Башкаларын да татарлаштырып карыйбызмы? Арбарыс, юлыслан, ягыслан, порәңге... Көлмәгез! 🤦♂ Үземә дә көлке, әмма көлке көлә килә, арттан куа килә. Бүген елмайткан сүзләр иртәгә рәсми термин булып китәргә бик мөмкин. Әгәр дә инде төкеренә башласак, телебезгә һаман алынмалар гына кереп тулачак.