ПОЧЫК БОРЫН
Сезнең ничектер, минем кайбер сүзләрнең мәгънәләре ниндидер ассоциациягә бәйле күз алдына килеп баса. Мәсәлән, почык борынны мин табак белән шаңк итеп китереп суккач ямьшәйгән, очы изелгән кебегрәк кечкенә борын 👃 дип күзаллый идем. Мәгәр почык сүзенең ни икәнен белгәч, бик тә ялгышканымны аңладым.
‼️ Почык хәзер бездәге кебек үк башка төрки телләрдә дә борынга карата кулланыла: тат. почык, каз. пұшық, үзб. po'chuq, хәтта таҗ. пучуқ. Чыгышы ягыннан бу сүз «ярты, ярым» дигәнне белдерә икән (төрекнең buçuk дигәне бу мәгънәне саклаган: iki buçuk – ике ярым). Димәк, безнең почык борын ул «тулы», «бөтен» борынның яртысы булып чыга. Вәт әкәмәт! 🤭
❇️ Аңлатмалы сүзлектә почык «очы өскә чөелеп торган кыска; курнос» дип аңлатылган, ләкин этимологиясенә караганда, аның «чөелеп тору» төсмере юк. Анысы инде рус теле йогынтысы, чөнки русларда курносый ул «короткий и вздёрнутый (о носе)». Чөелүнең аяклары шуннан үсә.
❇️ Һәм бер башлагач почыкның үлчәү берәмлеген белдергәнен дә әйтеп китим. 1 почык ул 2 батманга тигез авырлык, ягъни бер батманның яртысы була. Мәкальдә: Батман бирсәң – күп булыр, подаука бирсәң аз булыр, почык бирсәң тамандыр. Монда да почык борынгы төп мәгънәсеннән ерак китмәгән.