TGStat
TGStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • flag Russian
    Язык сайта
    flag Russian flag English flag Uzbek
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов и чатов Региональные подборки Тематические подборки Платные каналы Поиск каналов
    Добавить канал/чат
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг чатов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Telegram
  • Продвижение
    Реклама через Яндекс Бизнес Реклама в каналах через TGStat Agency Реклама на сайте TGStat.ru
Сүзлекче язмалары 📚

27 Jul, 08:39

Открыть в Telegram Поделиться Пожаловаться

МИНИСТРЛЫКЛАР
«Менә минем рус телендә яза торган коллегам “Минобрнауки РТ” дип кыска гына яза да куя, ә мин татарча “Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрылыгы” дип тутырып язам, чөнки бездә аның кыска варианты юк»,

– дип зарын сөйләп алды бер журналист.

📕 Рәсми булмаган атамаларны кыскарту бары тик үзебездән тора. Беркем дә «тимерьюл вокзалы» 🚂 дигәнне ТЮВ, «сәүдә үзәге»н СҮ, хәттә СӘҮ дип әйтүдән, язудан тыймый. Әмма министрлыклар һәм ведомстволарның кыскартылмалары хөкүмәтнең махсус карары белән раслана. Аларны беркем дә үзе теләгәнчә ясый алмый. Ни кызганыч, Татарстанның бер генә дәүләт идарәсе органының да рәсми карар белән кыскартылмасы расланмаган.

📗 Министрлыкларда аббревиациянең ике калыбы күзәтелә. 1⃣ – сүзләрнең беренче хәрефләрен генә калдырып кыскарту. Төрки республикаларның министрлыклар исеме күбесенчә бу ысул белән кыскартылган: Қазақстан Республикасының Оқу-ағарту министрлігі – ҚР ОМ (ҚР ОМ бұйрықтары); O‘zbekiston Respublikasi Maktabgacha va maktab ta’limi vazirligi – MMTV (MMTV huzuridagi Respublika ta'lim markazi); Türkiye Cumhuriyeti Çalışma ve Sosyal Güvenlik Bakanlığı – ÇSGB. 2⃣ калып – иҗекләр калдырып кыскарту. Моңа мисал булып рус телендәге аббревиатуралар хезмәт итә ала: Министерство финансов Российской Федерации – Минфин России; Министерство науки и высшего образования Российской Федерации – Минобрнауки России. Шул ук вакытта Россия минстрлыклары өчен беренче калып та кулланыла: Министерство иностранных дел Российской Федерации – МИД России.

📘 Шулай итеп, Татарстан (һәм шулай ук Россия) министрлыклары һәм ведомстволарының кыскартылмаларын булдыру тел белгечләренә килеп төртелми, хөкүмәт органнарына гына бәйле. Моңарчы кирәксенмәгәч, аларга ул бүген дә кирәк түгел инде, ә менә журналистларның моңа ихтыяҗы бар, шуңа күрә матбугат чараларында бу хакта бераз языштырылса, яңгыратылса, исләренә төшергәләп торылса, ихтимал, татар телендә дә ТР Юсмин ⚖, ТР Мәдмин 🪉, РТ Мәфмин 👨‍🏫🔬 яки ТР ЮМ, ТР ММ, ТР МФМ кебекләр барлыкка килер. Тик барлыкка килерме икән?..

332 0 1 4 20
Каталог
Каталог каналов и чатов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал/чат
Рейтинги
Рейтинг каналов Telegram Рейтинг чатов Telegram Рейтинг публикаций Рейтинги брендов и персон
API
API статистики API поиска публикаций API Callback
Наши каналы
@TGStat @TGStat_Chat @telepulse @TGStatAPI
Почитать
Академия TGStat Исследование Telegram 2019 Исследование Telegram 2021 Исследование Telegram 2023
Контакты
Справочный центр Поддержка Почта Вакансии
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности Публичная оферта
Наши боты
@TGStat_Bot @SearcheeBot @TGAlertsBot @tg_analytics_bot @TGStatChatBot