TGStat
TGStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • flag Russian
    Язык сайта
    flag Russian flag English flag Uzbek
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов и чатов Региональные подборки Тематические подборки Платные каналы Поиск каналов
    Добавить канал/чат
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг чатов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Telegram
  • Продвижение
    Реклама через Яндекс Бизнес Реклама в каналах через TGStat Agency Реклама на сайте TGStat.ru
Сүзлекче язмалары 📚

5 Sep 2024, 12:30

Открыть в Telegram Поделиться Пожаловаться

ЧАКРЫМ

Метрик система киң таралганчы, халыкта төрле үлчәү берәмлекләре кулланышта йөргән. Мәсәлән, пот, сөям, карыш, аршын, батман, терсәк һ. б. ш. Бу үлчәү берәмлекләренең күбесен безнең буын аңлап та бетерми, һәм, ни кызганыч, сантиметрлар, граммнар, километрлар аларны акрынлап телебездән кысрыклый бара. Шулай да онытылырга “хөкем ителгән” кайбер сүзләрнең гаҗәеп үҗәтлек белән телдән төшеп калырга теләмәгәннәре дә бар. Шундыйлардан берсе – чакрым сүзе.

🛣️ Бәлки, чакрымны сөйләм телендә километр урынына кулланган өчен, ул шулай активлыгын югалтмыйдыр, әйтә алмыйм, әмма миңа бу сүзнең ни өчен шулай аталуы кызык булды. Сезгә дә кызыктыр бит?

😲 Аңлашыла инде: чакрым – озынлык үлчәү берәмлеге. Нинди озынлыкны бер чакрым дип атап була? Урталарында калган кешенең кычкырган (чакырган) тавышы ишетелерлек дәрәҗәдә бер-берсеннән максималь ераклыкта урнашкан ике кеше арасы чакрым була икән. Иң кызыгы, чакрым белән беррәттән, татар сөйләшләрендә кычкырым сүзе дә кулланылган. Шулай итеп, чакрым – кычкырган тавыш тарала алырлык озынлык үлчәү берәмлеге булып чыга.

🗣️ Татарлар гына түгел, башка халыклар да ераклыкны тавыш ярдәмендә үлчәгән икән. Мәсәлән, төрекләр аны bağırım – багырым дигән (бакыру сүзеннән), белоруслар кликовище дигән (кликать сүзеннән), чыгтайларда заманында қыйқырым (кыйкыру яки кыйгыру – кычкыру) сүзе йөргән.

368 0 5 2 21
Каталог
Каталог каналов и чатов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал/чат
Рейтинги
Рейтинг каналов Telegram Рейтинг чатов Telegram Рейтинг публикаций Рейтинги брендов и персон
API
API статистики API поиска публикаций API Callback
Наши каналы
@TGStat @TGStat_Chat @telepulse @TGStatAPI
Почитать
Академия TGStat Исследование Telegram 2019 Исследование Telegram 2021 Исследование Telegram 2023
Контакты
Справочный центр Поддержка Почта Вакансии
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности Публичная оферта
Наши боты
@TGStat_Bot @SearcheeBot @TGAlertsBot @tg_analytics_bot @TGStatChatBot