БЕЛЕМ ЭСТӘҮ
Беркемне дә исемләп атап ниндидер кимчелекләрен күрсәтәсе килми. Ләкин сүзем нигезсез булмасын өчен, матур әдәбияттан үрнәк китермичә дә булдыра алмыйм. Алдан ук бу очракның типик булуын да ассызыклыйсым килә. Менә бу өзекне алыйк: Гадәттә, анда, сукыр лампа кабызып, Габдерәхим китап укый торган иде. Менә ул хәзер дә шунда – аулакта белем эстидер (Н. Гыйматдинова).
🤔 Миңа гына соңгы сүзләрнең кулланышы сәер тоеламы? Монда я орфографик хата киткән, я автор эстәү сүзен аңламыйча кулланган. Ике очракны да аерым-аерым карарга була, әмма ахыр чиктә алар барыбер бер үк нәрсәгә – гыйбарәнең мәгънәсен аңлап бетермәүгә кайтып кала.
✅ Бу белем эстәү яки гыйлем эстәү сүзтезмәсенең кулланылышына һәм контекстына караганда, кайбер авторларның эстәү сүзенә өстәү сүзенең мәгънәсен салулары ачык күренә. Югарыдагы мисалда да ул нәкъ шулай кулланылган, ягъни Габдерәхим еш китап укыган, белеме булган, хәзер дә ул шул белеменә яңа белем өсти, кебек мәгънә чыга. Шуңа күрә орфографик хата гына түгелме икән, дигән фикер туды миндә. Ләкин бит мондый контекстлы мисаллар күп булып чыкты. Шул сәбәпле хәзерге язучыларыбызның шактые эстәү сүзенең мәгънәсен белеп бетермиләр һәм шуңа ялгыш куллангалыйлар, дип уйларга урын кала.
✅ Билгеле, сүзнең мәгънәсен тирәнрәк аңлау өчен, аның турында күбрәк мәгълүмат кирәк. Мәгълүмат җыеп карыйк әле. Игътибар иткәнегез бардыр, эстәү сүзе хәзерге татар телендә әлеге дә баягы шул белем яки гыйлем сүзләре белән генә кулланыла диярлек. Киңрәк мәгънәдә бу сүзләрдән оешкан белем (гыйлем) эстәү сүзтезмәсе «уку йортында укып тиешле компетенцияләргә ия булу», кыскарак алганда «белем алу (гыйлем алу)» мәгънәсен белдерә. Безнең язучылар да аңа нәкъ шул мәгънәне салырга тиеш иде кебек ләбаса!
✏ Эстәү сүзенә килгәндә, ул теләү, таләп итү дигәнне белдерә. Беренчедән, минемчә, иске татар теленә ул госманлы төрек теленнән күчкән. Хәзерге төрек телендә istemek – теләргә, istek – теләк. Икенчедән, госманлы телендәге ilim istemek (гыйлем эстәү) сүзе үзе гарәпнең طلب العلم таләбүл-‘ыйльм ягъни «кемнәндер гыйлем таләп итү, сорау» сүзенең калькасы, ягъни мәгънәви тәрҗемәсе. Гарәпләрдә исә белем алырга теләүче кеше, остаз, мөгаллим янына йөреп, аңардан белеп таләп итүче дип кабул ителгән, шуңа күрә гарәп телендә укучы, белем алучы ир баланы талиб, кыз баланы талибә дип атыйлар.
🟢 Инде эстәү сүзенең төбенә төшкәч, яңадан югарыда китерелгән әсәр өзеген укып чыгыгыз әле. Сезгә дә аның мондый контекстта килүе сәер тоелмыймы хәзер? Ахырда эстәү дөрес кулланылган бер генә мисал белән сүземне төгәллим: Атасы исә Фарукҗанның Казан мәдрәсәсендә белем эстәвен исеннән чыгарган (Т. Әйди).