TGStat
TGStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • flag Russian
    Язык сайта
    flag Russian flag English flag Uzbek
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов и чатов Региональные подборки Тематические подборки Платные каналы Поиск каналов
    Добавить канал/чат
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг чатов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Telegram
  • Продвижение
    Реклама через Яндекс Бизнес Реклама в каналах через TGStat Agency Реклама на сайте TGStat.ru
Сүзлекче язмалары 📚

15 Nov 2024, 08:58

Открыть в Telegram Поделиться Пожаловаться

АЛЛАҺ – ИЛАҺ
Беркөнне дәреслекләр редакторы текстта кулланылган «единобожие» сүзенең татарчага тәрҗемәсе адекват булу-булмавы турында киңәшергә дип кергән. Сүз тәрҗемәче тарафыннан «бераллалык» буларак тәкъдим ителгән икән. Шул бер сүздән башлап, шуңа ияреп, әллә никадәр башка сүзнең мәгънәсен һәм язылышын ачыкларга туры килде.

✅ Әйдәгез иң элек Аллаһ һәм илаһ сүзләренең мәгънәләрен ачыклыйк. Ислам динендә, шулай ук христианлыкта һәм яһүдилектә Аллаһ – бөтен мәхлукатны бар кылучы бердәнбер һәм мотлак барлык. Татар телендә Ходай һәм Тәңре сүзләре аның тулы синонимнары булып санала. Хәзерге тел нормаларына күрә бу сүз һәрвакыт баш хәрефтән языла (русчасы – Бог).

✅ Илаһ исә – кешедән өстен көчләргә ия булуларына ышанылган күпсанлы барлыкларның һәрберсе. Болар башлыча мәҗүсиләрнең табыну объектлары. Аларның ир җенесендә булганнарын илаһ (русчасы – бог), хатын җенесендә булганнарын илаһә яки алиһә (русчасы – богиня) дип атыйлар. Мәсәлән, ислам диненә кадәр гарәпләр Һүбәл, Мәнаф исемле илаһларга, Лат, Мәнат исемле алиһәләргә табынганнар. Борынгы грекларның Зевс, Аполлон, Гермес кебек илаһлары, Афродита, Деметра кебек алиһәләре булган. Тел нормаларына күрә илаһ, илаһә, алиһә сүзләре юл хәрефеннән языла, чөнки алар ялгызлык исемгә карата кулланылмый.

✅ Аллаһ һәм илаһ сүзләренең ясалышына килгәндә, алар бер үк тамырдан ясалган, тик беренчесе икенчесенең билгелелек артикле белән кулланылган формасы, ягъни Аллаһ ← әл- + илаһ. Билгелелек артикле исә исемне билгеле хәлгә куя һәм шул исем белдергән нәрсәнең үз ишләре арасында уникаль, бердәнбер булуын белдерә. Димәк, Аллаһ сүзе ясалышы белән үк бары тик бер затны гына белдерә ала, нәкъ шуңа күрә ул монотеистик диннәрдә генә кулланыла да. Мөселманнарның «Лә илаһә иллаллаһ» сүзенең «Аллаһтан башка илаһ юк» дип тәрҗемә ителүеннән дә илаһ белән Аллаһ сүзләренең аермасын яхшы күрергә була. Шул сәбәпле күплек санда аллалар дип әйтү бер яктан грамотасызлык, икенче яктан мантыйксызлык булып чыга, илаһлар дип әйтү исә – иң дөрес вариант (борыгы грек илаһлары, гүзәллек алиһәсе, сугыш илаһы).

✅ Инде әйтелгәннәргә таянып, рус телендәге «единобожие» һәм «многобожие» сүзләренең адекват тәрҗемәсе бераллалык һәм күбаллалык түгел, берилаһлык һәм күбилаһлык булуын кистереп әйтә алам. Моның белән дин әһелләре дә килешәдер дип уйлыйм. Болардан тыш, монотеистик һәм политеистик сүзләре белән бергә сүзлекләрдә аларның синонимнары булган берилаһлы һәм күбилаһлы сүзләре теркәлгәнен дә әйтеп узу урынлыдыр.
Мондый нечкә категорияләргә карата игътибарлы булсак иде. Бу иң әүвәл үз-үзебезне хөрмәт итүебезне һәм телебезне тоемлау тирәнлеген күрсәтә торган әйберләр бит.

492 2 3 6 32
Каталог
Каталог каналов и чатов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал/чат
Рейтинги
Рейтинг каналов Telegram Рейтинг чатов Telegram Рейтинг публикаций Рейтинги брендов и персон
API
API статистики API поиска публикаций API Callback
Наши каналы
@TGStat @TGStat_Chat @telepulse @TGStatAPI
Почитать
Академия TGStat Исследование Telegram 2019 Исследование Telegram 2021 Исследование Telegram 2023
Контакты
Справочный центр Поддержка Почта Вакансии
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности Публичная оферта
Наши боты
@TGStat_Bot @SearcheeBot @TGAlertsBot @tg_analytics_bot @TGStatChatBot