Android һәм iOS өчен Telegram'ның 12.1 версиясе чыкты
Мессенджерның октябрьдагы яңартуына нинди яңалыклар кергәнен сөйләп узабыз:
• Төркем шалтыратуларында фикерләр: Видеоәңгәмә һәм төркем шалтыратулары катнашучылары хәзер шалтыратуның үзендә үк фикерләрен яза һәм тойгылар җибәрә ала. Мондый хәбәрләр вакытлыча гына күренә һәм, аларны җибәргәннән соң берничә секунд узгач, юкка чыга.
• Профиль төсе өчен яңа көйләүләр: Бүгеннән башлап, гадәти төсләрдән кала, сез профилегезнең тышлыгы һәм җавапларыгызның бизәлеше өчен шулай ук үзегезнең коллекцион бүләкләрегезне дә куллана аласыз. Моның өчен Premium кирәк.
• Контакт турында искәрмәләр: Контактны өстәгәндә яки аның турындагы мәгълүматны үзгәрткәндә сез текстлы искәрмә калдыра аласыз. Ул — кулланучының профилендәге «Био» бүлегендә һәм бары тик сезгә генә күренәчәк.
• iOS 26'да «Сыек пыяла» дизайны: Мессенджерның интерфейсы Liquid Glass концепциясенә нигезләнеп яңартылды. Шулай итеп, әлеге версиядә экранны шудырганда яктылыкның сынуы кебек җиңелчә эффектка ия булган үтәкүренмәле элементлар өстәлде. Кушымтаның дизайны тора-бара яңаруын дәвам итәчәк.
• ЯФ ботларында темалар һәм генерация вакытында ук җавапларны чыгару: Хәзер ботлар әңгәмәне аерым темаларга бүлә ала. Моннан тыш, хәзер чатботларга җавапны җибәрер алдыннан генерациянең тәмамланганын көтәсе юк, аларның хәбәрне хәзерге вакытта ук күрсәтеп бару мөмкинлеге барлыкка килде.
Башка яңалыклардан:
• Туган көнне тәкъдим итү мөмкинлеге.
• Бүләкнең тасвирламасын бетерү мөмкинлеге.
• TON блокчейнында сакланучы бүләкләрне профилеңдә күрсәтүне кабызу мөмкинлеге.
• Бүләкләрнең интерфейсындагы бихисап яхшыртулар.
• Тәкъдимнәр һәм хаталар турында хәбәрләр өчен рәсми мини кушымта тәкъдим ителде.
Мәкалә (инглиз телендә): https://telegram.org/blog/comments-in-video-chats-threads-for-bots
Бу постның оригиналы: https://t.me/tginfo/4339