Telegram татарча


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Telegram


Telegram интерфейсы татар телендә: https://t.me/setlanguage/tatar
Фикерләшү әңгәмәсе: https://t.me/translation_tatar

Связанные каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Telegram
Статистика
Фильтр публикаций


Telegram'ның Android һәм iOS өчен версияләре 12.9 га кадәр, ә Telegram Desktop 7.0 гә кадәр яңартылды

Июль яңартуында Telegram киңәйтелгән форматлаулы текст редакторы, шулай ук берләшмәләр функциясе һәм башка бик күп яңартулар белән тулыланды:

• Киңәйтелгән текст редакторы: кулланучыларга башлам, таблица, исемлек, өземтә, математик формула һәм код блоклары кую мөмкинлеге булган тулы экранлы текст редакторы ачык булды. Аның ярдәмендә шулай ук фото һәм видеоларны турыдан-туры хәбәр уртасына өстәргә мөмкин.

Редактор 📎Беркетү › Мәкалә менюсында ачыла. Телефонда яңа интерфейсны хәбәр җибәрү төймәсе өстендә пәйда була торган ↖️ тамгасына басып та ачарга мөмкин. Киңәйтелгән редактор бер хәбәрдә 32 768 символга кадәр җибәрергә мөмкинлек бирә.

Киңәйтелгән текст редакторының күпчелек төп мөмкинлекләре бары Premium-кулланучыларга гына ачык, әмма тулы экранлы интерфейсның үзен бушлай кулланырга мөмкин.

• Берләшмәләр: күп кенә тематик төркемнәр, каналларны һәм хәтта ботларны берләштерә торган берләшмәләр оештыру мөмкинлеге барлыкка килде. Зур ресурсларны өстәп булмаячак: Telegram чат һәм каналларны катнашучылар саны буенча чикли.

Берләшмәләрне форумнар белән бутамаска кирәк: һәр чат һәм канал бәйсез булып кала, ә кулланучы исемлекне карый һәм аларның һәрберсенә аерым кушыла ала.

Берләшмәдәге чатлар барлык катнашучыларга күренергә яки берләшмә идарәчеләреннән һәм әлеге чат катнашучыларыннан башка барысыннан да яшерелергә мөмкин. Шул ук вакытта алар әңгәмәләр исемлегендә аерым күрсәтелә яки бер элементка берләштерелә ала — бу тәртипне берләшмә катнашучылары көйли.

• Ботлар өчен югала торган хәбәрләр: хәзер мессенджер кулланучыларга һәм ботларга төркем чатлары эчендә шәхси командалар һәм аларга җаваплар белән алмашырга мөмкинлек бирә — мондый хәбәрләр бары конкрет адресатка һәм ботның үзенә генә күренә. «Эфемер» командалар һәм җаваплар сызып ташланган күз рәвешендәге махсус билге белән тамгалана.

Команда вакытлыча итеп көйләнгәндә, кулланучының башлангыч хәбәре төркемнең башка катнашучылары һәм ботлары өчен тулысынча күренми кала, бу җәмәгать урыннарында конфиденциаль аралашу мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, аккаунтыгызга яңа җайланмадан керсәгез, мондый хәбәрләр күренмәячәк.

• GIF-анимацияләр арасында яңартылган ЯФ-эзләү: GIF панелендә 36 телдә 350 миллионнан артык GIF буенча эзләү мөмкинлеге булдырылды. Яңартылган эзләү популяр һәркемгә ачык GIF'ларны Cocoon ЯФ (https://cocoon.org/) ярдәмендә индексацияләү аша эшли, әмма мессенджер «һәркемгә ачык» GIF-файлларның кайдан җыелуын төгәл әйтми.

Үзгәреш Google үзенең Tenor GIF-тупланмасына керү мөмкинлеген ябу белән бәйле. Telegram блогында әйтелгәнчә, GIF-анимацияләр буенча яңа эзләү тулысынча конфиденциаль, чит сервисларга бәйле түгел — ә хәзер элеккегә караганда күпкә тизрәк тә эшли.

Чыганак: https://telegram.org/blog/communities-editor-invisible-messages


Telegram'ның Android һәм iOS өчен кушымталары 12.8 версиясенә яңартылды

Июнь яңартуы акыллы сәгатьләр өчен кушымтаның кире кайтуын, шулай ук ботлар өчен киңәйтелгән текст форматлау мөмкинлеге алып килде.

• Акыллы сәгатьләр өчен Telegram: берничә елдан соң мессенджерның кабаттан Apple Watch һәм Android Wear OS өчен кушымталары пәйда булды.

Клиентларда инде кайбер төп мөмкинлекләр бар: кулланучылар текст һәм тавыш хәбәрләре җибәрә, медианы, видеохәбәрләрне һәм башкаларны карый ала.

• Киңәйтелгән текст форматлау: 12.8 версиясеннән башлап ботлар үз җавапларында структуралырак форматлау өчен Markdown тамгаланышын куллана ала. Хупланган форматлар арасында текст һәм башисемнәр өчен төрле стильләр, таблицалар, блок һәм ачылмалы өземтәләр, математик формулалар, биремнәр исемлеге, коллажлар һәм слайд-шоулар, шулай ук хәбәр уртасында урнаштырылган кушымталар бар.

Markdown белән хәбәрләр 32768 символга кадәр сыйдыра. Артык озын хәбәрләр (якынча 8000 символдан башлап) үзеннән-үзе «Тагын күрсәтү» төймәсе астына яшерелә. ЯФ-ботлар ясаучыларга шулай ук Rich Messages генерацияләү вакытында җавапларны агымлы тапшыру мөмкинлеге бирелә.

Киңәйтелгән форматлауның төрле төрләрен интерактив демода өйрәнеп була: @RichTextDemoBot.

• Браузерны тиз сайлау: хәзер тышкы сайтларга сылтамаларны кайда ачарга икәнен сайлап була — Telegram браузерындамы яки чит кушымтадамы.

Моннан тыш мессенджер һәрвакыт эчке браузерда ачылачак сылтамаларны күрсәтергә мөмкинлек бирә, хәтта ул көйләүләрдә сүндерелгән булса да.

• Төркемнәр өчен ЯФ-сакчылар: ЯФ нигезендәге ботларны төркем чатларына администратор итеп билгеләү мөмкинлеге барлыкка килде. Аларга кушылу гаризаларын эшкәртүне йөкләп була. Моның өчен ясаучылар мини-кушымта интерфейсларын кулланып, яңа катнашучыларны төрле тикшерүләр нәтиҗәләре буенча сайлап ала ала.

Башка яңалыклар:
• Android өчен кушымтада өске панельләрнең дизайны яңартылды.
• Сораштыру җаваплары вариантларында сылтамалар куллану мөмкинлеге өстәлде.
• Telegram'ның эчке браузеры .md форматындагы тамгаланыш файлларын ача башлады.


Telegram Android һәм iOS өчен 12.7 версиясенә яңартылды.

Май яңартуында кушымта сораштырулардагы накрутка һәм төркенәрдәге спам-тойгылар белән көрәшүгә юнәлтелгән берничә файдалы корал алды.

• ЯФ-редактор өчен стильләр ясау: Telegram'да ясалма фәһем нигезендәге редакторда үз стильләреңне ясау мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен исем уйлап табарга, кастом эмодзилар арасыннан берсен тамга буларак сайларга һәм нейрочелтәр өчен күрсәтмә язарга кирәк.

Әзер стильләрне башка кулланучылар белән уртаклашып була — сылтама аша күчкәндә аларга текстны үзгәртү мисаллары күрсәтеләчәк. Ә стильне ясаучы, теләсә, алдан карау тәрәзендә үз профиленә сылтаманы күрсәтергә рөхсәт итә ала.

• Сораштырулар өчен яңа кораллар: хәзер админнар кимендә 24 сәгать элек кушылган язылучыларга гына тавыш бирергә рөхсәт итә ала. Моннан тыш, алар географик чикләүләр куя ала — сораштыруда сайланган илләрдән булган кулланучылар гына катнаша алачак.

• Төркемнәрдә тойгыларны бетерү: хәбәрләрне бетерү хокукы булган төркем админнары хәзер теләсә кайсы хәбәрдәге тойгыларны да бетерә ала. Моның өчен барлык тойгылар исемлеген ачып, кирәкле кулланучыны басып тотарга кирәк.

Төркем чатларында шулай ук тойгылар куюны чикләп була. Чикләүне бөтен катнашучылар өчен дә, аерым кулланучы өчен дә көйләргә мөмкин.

• Барлык кулланучылар өчен бизнес-ботлар: хәзер мессенджер Telegram Premium булмаган кулланучыларга да аккаунтларына бизнес-ботлар тоташтырырга мөмкинлек бирә. Алар ярдәмендә чатларны үзеннән-үзе эшкәртергә һәм клиентлар белән аралашырга мөмкин.

Telegram Business 2024 елда эшли башлаганнан бирле бу мөмкинлек бары тик түләүле язылучылар өчен генә ачык иде.

Башка яңалыклар:
• Тавышсыз кичектерелгән хәбәр җибәрү мөмкинлеге өстәлде.
• Авырлыгы 64 КБ кадәр булган .md форматындагы файллар хәзер Instant View (тиз карау) режимында ачыла.


Репост из: Дәшмәүчәнлек калкулыгы
Милли мессенджер MAКС шпион кушымта дип танылды. Мондый билгене аңа Cloudflare бирде.

Cloudflare — ул дөньядагы иң зур һәм авторитетлы интернет-инфраструктура компанияләренең берсе: ул сайтларны һәм сервисларны саклау, тизләтү, шулай ук трафикны анализлау белән шөгыльләнә. Аның системалары кайвакыт шикле яки куркыныч активлыкны ачыклап, ресурсларга төрле куркынычлык билгеләре куя ала.

Элегрәк шундый ук “шпион” билгесе Казанда эшләнгән рәсми булмаган Telega клиентына да куелган иде — шуннан соң аны App Store кушымталар кибетеннән бетерделәр.


“Telegram татарча” командасы эшләгән татар телендәге интерфейс хәзер ике графикада — кириллицада да, латиницада да кулланыла ала.

Бу яңарту 26 апрель — Татар теле көне уңаеннан тәкъдим ителә. Интерфейсның латин версиясе телне куллану мохитен киңәйтә, кулланучыларга үзенә якын язма форманы сайлау мөмкинлеге бирә.

Транслитерация 2012 елгы рәсми кагыйдәләр нигезендә башкарылды. Бу стандартка таяну язма форманың бердәмлеген тәэмин итә, орфографиядә тотрыклылык булдыра.

Латин интерфейсын кую өчен сылтама: https://t.me/setlanguage/ttlatin
Кириллик интерфейс: https://t.me/setlanguage/tatar

Хаталар турында безнең чатта хәбәр итәргә мөмкин: https://t.me/translation_tatar


Pavel Durov:

🔐 Без Telegram’ның цензурага каршы протоколын яңарттык. Россиядәге кулланучыларга блоклау шартларында элемтәне саклап калу өчен кушымтаны яңартырга киңәш ителә.

⚠️ Өстәмә киңәш: берничә VPN/проксины алдан ук әзерләп куегыз, дусларыгызга һәм гаиләгезгә дә шуны эшләргә ярдәм итегез, һәм VPN аша тоташканда Рәсәй кушымталарын кулланмагыз (алар сезнең VPN турында мәгълүматны блоклау өчен дәүләт органнарына тапшырырга мөмкин).

💪 Күпчелек кешеләрнең моны инде эшләвен күрү куандыра. Шушы «Цифрлы каршылык» нәтиҗәсендә, тулы блоклауга карамастан, соңгы атнада Рәсәйдә Telegram куллану тотрыклы булып калды.

🔥 Дәвам итегез. Без үз ягыбыздан Telegram’ның децентрализацияләнгән цензурага каршы технологияләрен тагын да камилләштерәчәкбез.


Репост из: Дәшмәүчәнлек калкулыгы
Альтернатив клиентлар: Telegram’га имин алмаш бармы?

Бу атнада Telegram тулысынча диярлек блокланды: мессенджер начар эшли, видео һәм фотолар авыр йөкләнә, кайчак хәтта гади текст хәбәрләре дә җибәрелми.

Шушы шартларда Telegram өчен альтернатив клиентлар пәйда булды. Белгечләр Android өчен иң популяр берничә клиентны тикшереп, аларның барысы да куллану өчен куркыныч булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән:

▪️Telega
▪️Plus Messenger
▪️Nekogram
▪️Graph Messenger
▪️iMe
▪️F-Droid (Forkgram, Mercurygram)
▪️Telegram X

Тикшерелгән клиентның өчесе — Telega, Graph Messenger һәм iMe — мәгълүматларны Рәсәйдәге серверларга җибәрә. Ә бу исә канун нигезендә әлеге мәгълүматка көч структуралары каршылыксыз керә, сезнең язышуны күрә ала дигән сүз.

Иң куркыныч кушымта — Telega. Ул яшерен рәвештә Telegram серверларын Казанда урнашкан үз серверларына алыштыра. Барлык MTProto-трафик Рәсәй проксилары аша уза. Бу теоретик куркыныч кына түгел — серверлар алышынуы HTTPS трафигын һәм pcap файлларын дешифрлау аша расланган. Һәм кайбер таныш айти-тусовка әгъзаларының аны рекламалавы бик кызганыч. Һәм дә татар программистларының бу адымга баруы өчен оят.

Тикшеренү турында тулырак монда укырга мөмкин (vpn кирәк булырга мөмкин): https://rks.global/ru/research/alt-telegram-clients/


Telegram’ның Mac версиясе татар телендә

Telegram мессенджерының macOS платформасы өчен кушымтасы тулысынча татар теленә тәрҗемә ителде. Бу эш "Telegram татарча" командасының интерфейсны төрле платформаларда татарча куллану мөмкинлеген киңәйтү юнәлешендә чираттагы адым булып тора.

Тәрҗемә нәтиҗәсендә Mac кулланучылары хәзер кушымтаның менюсын, көйләүләрен һәм төп функцияләрен татар телендә куллана ала. Интерфейс Telegram экосистемасының башка платформаларындагы татарча локализацияләре белән бердәм стильдә эшләнде.

Әлеге яңарту татар теленең цифрлы мохиттә кулланылышын арттыруга һәм заманча технологияләрдә татар телен үстерүгә юнәлдерелгән. Telegram’ның Mac версиясе өчен татарча интерфейс телне көндәлек цифрлы аралашуда куллану мөмкинлеген тагын да киңәйтә.

https://t.me/setlanguage/tatar


Репост из: Дәшмәүчәнлек калкулыгы
Рәсәй хакимияте гражданнарны WhatsApp һәм Telegram'нан дәүләт мессенджеры Max'ка күчәргә актив рәвештә мәҗбүр итә: шалтыратуларны чикли, өй һәм мәктәп чатларын әлеге кушымтага күчерттерә, Госуслугига керү өчен кодны Max'ка гына җибәрә, реклама куюны законсыз дип таба һәм штраф белән яный.

Шундый басым аркасында күп кеше Max'ны үз телефоннарына урнаштырырга теләми — моны үз иминлекләре өчен куркыныч дип саныйлар. Кызганыч, нигезсез түгел. Мессенджер урнаштыру өчен кирәк булган рөхсәтләр кулланучының барлык гамәлләрен яшерен рәвештә язып бару, микрофонны тыңлау һәм бу мәгълүматны турыдан-туры диярлек Лубянкага тапшыру планы буларак аңлатыла.

Әгәр дә телефонда мессенджер тамгасын күрергә теләмәсәң, әмма аны куллану барыбер кирәк икән, урнаштыру таләбен урап узу ысуллары бар. Иң баналь ысул — Max өчен аерым җайланма сатып алу. Тик финанс чыгымнары таләп итмәүче ысул да бар.

Max'ның, башка күп популяр мессенджерлар кебек үк, веб-интерфейсы бар — ягъни интернетта web.max.ru сайты. Аңа браузердан кереп, җайланмага кушымта урнаштырмыйча да мессенджерның төп функцияләрен кулланып була. Max'ка болай компьютердан да, мобиль җайланмадан да кереп була. Күпчелек очракта, бигрәк тә эш чатларындагы мәгълүматтан хәбәрдар булып тору, Госуслугидан код алу өчен бу ысулны сайларга була.

Кимчелекләр дә бар:

— Әгәр сайт ачык булмаса, шалтыратулар кабул итеп булмый һәм яңа хәбәрләр турында искәртүләр килми. Әмма хәбәрләрне гадәттәгечә укып була.

— Веб-интерфейс аша Max'та беренче тапкыр теркәлеп булмый. Моның өчен SIM-карталы телефонга урнаштырылган мобиль кушымта кирәк, һәм бу чикләүне урап узып булмый. Әмма кушымтаны вакытлыча гына (үз телефоныңа яисә башка теләсә кайсы телефонга) урнаштырып, теркәлгәннән соң шундук бетерергә мөмкин. Аннан соң веб-сайтта СМС аша килгән код белән авторизация үтеп була. Бәхеткә, моны һәрвакыт эшләргә кирәкми: браузер кулланучыны «истә калдыра», һәм СМСсыз күп көннәр, хәтта атналар буе керүне тәэмин итә ала.

Ә веб-интерфейсның бер генә, ләкин бик яхшы өстенлеге бар:

— Син Max'ның «фон»да эшләмәвенә төгәл ышана аласың — син үзең аңлы рәвештә веб-сайтка кергәнче ул актив түгел. Веб-кушымта — мессенджерның шактый чикләнгән формасы: аның, мәсәлән, җайланмадагы файлларга керү мөмкинлеге юк һәм мобиль операцион системалар өчен гадәттә сорала торган рөхсәтләрнең күбесенә ия түгел.

Гомумән, веб-интерфейс — куркыныч дип саналган кушымтаны чагыштырмача хәвефсез мохиткә «ябып кую» ысулларының берсе генә. Моннан тыш, мәсәлән, күп телефоннарда булган «икенче пространство»ны кулланырга мөмкин. Яисә Island яки Shelter кебек кушымталар ярдәмендә шул ук икенче пространство функциясен кулланырга. Тагын бер ысул — Max'ны җайланмага урнаштырып, рөхсәтләрне чикләү, һәм кушымтаны кулланмаган чакта аны кулдан сүндереп тору, — бу мөмкин кебек, ләкин начар фикер: кушымта телефонны сүндереп кабызганда яисә push-искәртү килгәндә үзеннән-үзе кабына һәм һәр сөйләшүегезне тыңлап тора, телефоныгыздагы «скачать иткән» файлларыгызны актарып чыга ала.

Димәк, Max'ны веб-версиядә яки икенче пространствода имин кулланып буламы?

Әйе дә, юк та. Бу мессенджерда син язган, әйткән яки лайк куйган һәр нәрсә «судта сиңа каршы кулланылырга» мөмкин. Алар хакимият кирәк дип тапкан кадәр вакыт сакланачак, автоматик программалар тарафыннан — шул исәптән ясалма интеллект алгоритмнарына таянып — анализланачак.

Max'ны ясау һәм киң колачлы мәҗбүри кертүнең төп максаты — Рәсәй дәүләтенә гражданнарны күзәтү һәм аралашуны контрольдә тоту мөмкинлеге бирү. Нәкъ менә шуның өчен базардан контрольгә азрак буйсынган кушымталар кысрыклап чыгарыла. Веб-интерфейс исә Max белән үзара эш итү сессияләрен син үзең кулланырга теләгән мизгелләр белән генә чикләү өчен уңайлы ысул бирә.


Android белән iOS өчен Telegram'ның 12.5 версиясе чыкты

Мессенджерның марттагы яңарышында ниләр үзгәргәнен сөйләп узабыз:

Гади катнашучыларның элмәкләре: Төркемнәрдә идарәче хокукларына ия булмаган катнашучылар исемнәре янында күрсәтелә торган кыска атамаларны үзләре өсти һәм үзгәртә ала. Моның өчен төркемнең рөхсәтләрендә «Үз элмәкләремне үзгәртү» кабызылган булырга тиеш.

Шул ук вакытта кулланучыларның элмәкләре исем янында һаман да гади текст итеп күренсә, идарәчеләрнеке хәзер билгеле бер төскә буялган.

ШХда күчереп алуны тыю: Хәзер әңгәмәдәшкә шәхси хәбәрләрдәге материалларны күчереп алу, саклау һәм күчереп җибәрүне тыеп була. Әлеге функция эшләсен өчен, кулланучының профиленә күчеп, менюда «Контент саклауны тыю»га басарга кирәк.

Чикләүләрне Telegram Premium'нары булган кулланучылар гына куя ала.

Интерактив даталар: Тексттагы өзекне дата итеп форматлау мөмкинлеге барлыкка килде. Мондый текстка басканда мессенджер хәтерләткеч куярга яки датаны җайланманың календаренә өстәргә тәкъдим итәчәк.

Башка яңалыклардан:
• iOS кушымтасы медиаларны фонда бертуктаусыз йөкләргә өйрәнде.
• GIF'ларны җибәрер алдыннан аларга текстлы тасвирлама өстәү мөмкинлеге өстәлде.
• Ачык сораштыруларда хәзер һәрбер кулланучының тавыш бирү вакыты күрсәтелә.
• Хәзер теләсә кайсы җыелмадагы стикерларны турыдан-туры үзгәртеп һәм шулай ук җибәрелгән фотолар нигезендә яңаларны ясап була.
• Сайтларга Telegram аша керү системасы яхшыртылды.
• Хәзер барлык ботлар да җавапны эзлекле рәвештә чыгарып бару функциясен кабыза ала.

Мәкалә (инглиз телендә): https://telegram.org/blog/member-tags-disable-sharing-and-more
Бу постның оригиналы: https://t.me/tginfo/4384


Роскомнадзор Telegram'га каршы чикләүләр кертелүен раслады.

Ведомство РИА нәшриятына Telegram мессенджерына карата «эзлекле чикләүләр кертү» эшләрен башлавын рәсми рәвештә раслады.

Регулятор белдерүенчә, Telegram һәм башка кайбер сервислар РФ законнары таләпләрен системалы рәвештә үтәми. Төп дәгъвалар арасында законнарны үтәмәү, персональ мәгълүматны саклауның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы һәм мошенниклыкка каршы реаль чаралар күрелмәве, имеш.

Элегрәк РБК профильле ведомстволардагы үз чыганакларына сылтанып, мессенджерны акрынайту эшләре башлануы турында хәбәр иткән иде. Ил эчендәге кулланучылар инде берничә тәүлек медиа йөкләүдә өзеклекләр терки һәм тотрыксыз тоташуга зарлана.

Бу соңгы вакыттагы беренче чикләү түгел. 2025 елның августында Роскомнадзор аудио- һәм видеошалтыратулар эшен инде блоклаган иде, моны «телефон мошенниклыгы очракларын киметү зарурлыгы» белән аңлаткан булдылар.

Төп сорау — Павел Дуров командасының реакциясе. 2018–2020 елларда Telegram блоклауларны урап узу инструментларын актив рәвештә кертсә, августтагы акрынайту чорында мессенджер тарафыннан техник каршы чаралар күзәтелмәде. Платформа шулай ук БГӘдә (шул исәптән Дубайда) инде берничә ел онлайн-шалтыратулар блоклануны урап узарга тырышмый. Соңгы берничә ел дәвамында Рәсәйнең аерым төбәкләрендәге локаль блоклауларга каршы да актив чаралар күрелмәде.

Telegram белән РФ хакимияте арасындагы каршылык 2017 елга барып тоташа. Ул чакта ФСБ «Яровая пакеты»на сылтанып, мессенджердан шифрлау ачкычларын таләп итте. Бу террорчылыкка каршы көрәш зарурлыгы белән аңлатылды (шул исәптән Санкт-Петербург метросындагы террор акты тикшерүе белән). Кульминация 2018 елның апрелендә булды: Мәскәүнең Таганский суды Telegram'ны блоклау турында карар чыгарды.

Шул вакытта Павел Дуров «Цифрлы каршылык» (#DigitalResistance) башлануын игълан итте. Telegram командасы блоклауларны урап узу өчен эчке механизмнарны тиз арада гамәлгә кертте:

* MTProto Proxy трафик яшерү технологиясен булдыру

* Кулланучыларга яңа прокси-адресларны push-хәбәрләр аша җибәрү

* Amazon һәм Google болыт платформаларында IP-адресларны даими алыштыру, бу Рунетта чит ресурсларның массакүләм эштән чыгуына («ковровые блокировки») китерде

2020 елның июнендә Роскомнадзор блоклауны рәсми рәвештә туктатты, чараны нәтиҗәсез дип таныды. Блоклау чорында мессенджер РФ аудиториясен ике тапкыр арттырды.

Соңрак кайбер депутатлар Telegram хакимият белән хезмәттәшлек итә, ә аны блоклау планнары юк дип берничә тапкыр белдерде. 2024 елда ФСБ базасы мәгълүматлары агып чыгу нәтиҗәсендә, Дуров Telegram'ны Рәсәйдә блоклау туктатылган көнне Рәсәйдә булганлыгы җәмәгатьчелеккә мәгълүм булды. Шулай ук мессенджер сәясәте һәм оештырылышы буенча башка сораулар да яңгырады.

2026 елда Telegram'ның яңадан актив техник конфронтациягә барырга әзерме-юкмы икәнлеге әлегә билгесез.

Чыганак: @tginfo.


Аккаунтсыз калмас өчен, Telegram'ыгызга электрон почтагызны бәйләгез!

⚠️ Сүз башы: Россиядә Telegram'ның авторизация коды булган SMS'лары килми башлады. Профильләрегезгә керә алу мөмкинлеген югалтмас өчен, аккаунтларыгызга электрон почтагызны бәйләргә һәм берничә актив сеанс булдырырга (ягъни аккаунтка берничә җайланмадан кереп куярга) катгый киңәш итәбез. Бу очракта керү кодлары сезнең башка җайланмаларыгызга яки сез күрсәткән почта адресына килә алачак.


Россия номерлы кулланучыларның Көйләүләр > Шәхсилек һәм иминлек бүлегендә «Керү почтасы» дигән пункт барлыкка килгән. Хәзерге вакытта аның турында "REQUIRED" (тат. таләп ителә) дигән язу тора.

Элегрәк «Код Дурова» Россиянең кәрәзле элемтә операторларына Telegram һәм WhatsApp тарафыннан кулланучыларга SMS белән шалтыратулар җибәрүне туктатырга кушылуы турында хәбәр итте. Әлегә чикләүләр барлык номерлар өчен дә эшләми, шуңа техник яктан SMS белән шалтыратулар кайбер телефон номерларына һаман да килергә мөмкин.

Шулай итеп, Telegram Россиядәге кулланучылары кушымтага керә алсын өчен SMS белән шалтыратуларга бәйле булмаган альтернатив вариант бирә булса кирәк. Электрон почтаны керү ысулы буларак күрсәткән очракта, SMS'тагы раслау кодын язу бүтән таләп ителми.

Бу постның оригиналы: https://t.me/tginfo/4347


Android һәм iOS өчен Telegram'ның 12.1 версиясе чыкты

Мессенджерның октябрьдагы яңартуына нинди яңалыклар кергәнен сөйләп узабыз:

Төркем шалтыратуларында фикерләр: Видеоәңгәмә һәм төркем шалтыратулары катнашучылары хәзер шалтыратуның үзендә үк фикерләрен яза һәм тойгылар җибәрә ала. Мондый хәбәрләр вакытлыча гына күренә һәм, аларны җибәргәннән соң берничә секунд узгач, юкка чыга.

Профиль төсе өчен яңа көйләүләр: Бүгеннән башлап, гадәти төсләрдән кала, сез профилегезнең тышлыгы һәм җавапларыгызның бизәлеше өчен шулай ук үзегезнең коллекцион бүләкләрегезне дә куллана аласыз. Моның өчен Premium кирәк.

Контакт турында искәрмәләр: Контактны өстәгәндә яки аның турындагы мәгълүматны үзгәрткәндә сез текстлы искәрмә калдыра аласыз. Ул — кулланучының профилендәге «Био» бүлегендә һәм бары тик сезгә генә күренәчәк.

iOS 26'да «Сыек пыяла» дизайны: Мессенджерның интерфейсы Liquid Glass концепциясенә нигезләнеп яңартылды. Шулай итеп, әлеге версиядә экранны шудырганда яктылыкның сынуы кебек җиңелчә эффектка ия булган үтәкүренмәле элементлар өстәлде. Кушымтаның дизайны тора-бара яңаруын дәвам итәчәк.

ЯФ ботларында темалар һәм генерация вакытында ук җавапларны чыгару: Хәзер ботлар әңгәмәне аерым темаларга бүлә ала. Моннан тыш, хәзер чатботларга җавапны җибәрер алдыннан генерациянең тәмамланганын көтәсе юк, аларның хәбәрне хәзерге вакытта ук күрсәтеп бару мөмкинлеге барлыкка килде.

Башка яңалыклардан:
• Туган көнне тәкъдим итү мөмкинлеге.
• Бүләкнең тасвирламасын бетерү мөмкинлеге.
• TON блокчейнында сакланучы бүләкләрне профилеңдә күрсәтүне кабызу мөмкинлеге.
• Бүләкләрнең интерфейсындагы бихисап яхшыртулар.
• Тәкъдимнәр һәм хаталар турында хәбәрләр өчен рәсми мини кушымта тәкъдим ителде.

Мәкалә (инглиз телендә): https://telegram.org/blog/comments-in-video-chats-threads-for-bots
Бу постның оригиналы: https://t.me/tginfo/4339


Android өчен Telegram'ның 12.0 версиясе чыкты

Бу айдагы соңгы яңалыклар турында сөйләп китәбез:

Профиль сәхифәсе яңартылды: Android кушымтасында кулланучы, төркем һәм канал профильләренең тышкы күренеше яңартылды. Хәзер яңа сәхифәләр Telegram'ның iOS версиясендәгеләрен хәтерләтәләр.

Профильгә музыка өстәлде: Сез теләсә кайсы әңгәмәдәге җырны эчке плеердагы бер төймә ярдәмендә үзегезнең профилегезгә өсти аласыз. Профильгә саклаганнан соң, треклар фотогыз астындагы панельдә барлыкка киләчәк. Ачык плейлистка кертелгән һәр аудиофайл да профилегезне караучы һәркемгә күренә.

Гадәттә ачыла торган профиль салынмасы: Кулланучы профилегезне ачканда аңа кайсы салынма беренче булып күренәчәген сайлау мөмкинлеге өстәлде. Бу функция шулай ук төркем белән каналларда да бар. Аны көйләү өчен, сез идарәче булырга һәм профиль мәгълүматын үзгәртә алу мөмкинлегенә ия булырга тиешсез.

Бүләкләргә нигезләнгән темалар: Уникаль бүләкләр нигезендә әңгәмәләр өчен дистәләгән яңа җанлы фоннар өстәлде. Аларны теләсә кайсы шәхси әңгәмәдә тема буларак урнаштырып була.

Башка яңалыклардан:
@Stickers рәсми боты өчен мини кушымта тәкъдим ителде;
• Башка кулланучыларның бүләкләрен яхшырту мөмкинлеге,
• Коллекцион бүләкләрнең кыйммәтен ачыклау мөмкинлеге,
• TON'ны хисабыгыздан Fragment аша чыгару (акчага әйләндерү) функциясе өстәлде.

Мәкалә (инглиз телендә): https://telegram.org/blog/profile-music-gift-themes
Бу постның оригиналы: https://t.me/tginfo/4320


Репост из: Раил Гатауллин
ТӨРЛЕСЕННӘН
79. @selametlek_kazan - СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ (23,1К)
80. @bakcha1 - Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме (15,3К)
81. @umniazliliya - Бакчачы Лилия (14,2К)
82. @tormish - ТАТАР КУХНЯСЫ!ТОРМЫШ БИТ БУ! (10,9К)
83. @ipteshler - Иптәшләр Татарлар (6,3К)
84. @onykchyk - Оныкчык&чукынчык (6,2К)
85. @yaratam_min - Яратам (4,1К)
86. @unsigez - унсигез (3,3К)
87. @minembakcham - МИНЕМ БАКЧАМ - РЕЦЕПТЛАР (3К)
88. @munchatashy - Мунча ташы (2,9К)
89. @cheguglittatarkyzy - Че гуглит татар кызы (2,9К)
90. @qazylyq - Чё казылык (2,9К)
91. @yazmish_gaile - ЯЗМЫШЛАР | МАТУР ГАИЛӘ | Йолдызлар тормышы (2,6К)
92. @yaratam_tatarcha - яратам.. (2,4К)
93. @chukinganskigoroskop - Чукынганский гороскоп (2,2К)
94. @tatarashlar - ТАТАР АШЛАРЫ | ТАТАРСКИЕ РЕЦЕПТЫ | ТАТАРЧА ГАЗЕТА (2К)
95. @yukbar - Юк-бар (1,9К)
96. @kazlarski - к(а)ызлар (1,8К)
97. @siksan90 - Авызыңны сиксән-туксан (1,6К)
98. @kizik_mizik - КЫЗЫК-МЫЗЫК (1,6К)
99. @monda_bulgan - Монда булган монда калсын (1К)
100. @chulpan_dietolog - Чулпан Муслихова | Дөрес туклану, сәламәтлек һәм матурлык (1К)

☺️ Әлеге исемлеккә тиздән Раил Гатауллин каналын да (@rail_gataullin) өстәргә насыйп булсын!

Ә сез катнашучылары саны 1000 кешедән арткан тагын нинди файдалы һәм кызыклы Telegram-каналлар беләсез? Әлеге исемлектәге кайсы каналлар аеруча күңелегезгә хуш килде? Комментарийларда языгыз.


Репост из: Раил Гатауллин
📌 Бүгенге көндә иң популяр татарча 100 Telegram-канал исемлеге 📌
(статистика 14.07.2025 алынды)

СӘЯСӘТ, ШӘХЕСЛӘР
1. @rustamminnikhanov - Рустам Минниханов (70К)
2. @guzelurazova - Гузель Уразова (19,2К)
3. @albina_fazlyieva - АЛЬБИНА ФАЗЛЫЕВА (17,7К)
4. @saffarka - Safarova (7,2К)
5. @rishat_tukhvatullin - Ришат Тухватуллин | OFFICIAL (6,9К)
6. @BARON116 - BARON (4,3К)
7. @LeisanGimaeva - Лейсан Гимаева/Булат Бәйрәмов (3,6К)
8. @zuloy97 - Зульфира Мирзаянова (3,3К)
9. @firdustyamaev_tyamay - Безнең Тямай (3,1К)
10. @kadirova_tnv - Лилия Кадыйрова - ТНВ (2,1К)
11. @zinira_rizat_Ramazanovlar - Zinira_Rizat OFFICIAL GROUP (1,9К)
12. @robertminnullin - Роберт_Миңнуллин_шагыйрь (1К)

МАТБУГАТ
13. @intertatgazeta - Интертат: иң популяр татар сайты (11,4К)
14. @shahrikazan - Шәһри Казан / Шахри Казан (9,9К)
15. @matbugat - Матбугат.ру (4,7К)
16. @idel_tatar - ИДЕЛ – яшьләр журналы (3,2К)
17. @vatantat - ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН (3,1К)
18. @aktanysh_media - АктанышМедиа (2,9К)
19. @xezmet_gazetasi - Балтаси – «Хезмәт» (2,9К)
20. @akcharlakgazeta - Акчарлак газетасы (2,2К)
21. @shahrichally - ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ (1,9К)
22. @sabatannars - Саба таңнары (1,9К)
23. @yalkyn - ЯЛКЫН (1,9К)
24. @suumbike - Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ (1,6К)
25. @madani_zhomga - МӘДӘНИ ҖОМГА (1,4К)
26. @imkazan - Ирек мәйданы газетасы (1,1К)
27. @sabantuy_journal - Сабантуй журналы (1,1К)

РАДИО, ТЕЛЕВИДЕНИЕ
28. @kitap_fm - КИТАП радиосы (9,7К)
29. @tatarradiosi - ТАТАР РАДИОСЫ (5,7К)
30. @tvtnv - ТНВ Татарча (5,3К)
31. @roksanaradiosi - РОКСАНА РАДИОСЫ (5,1К)
32. @shaiantv - ШАЯН ТВ (4,9К)
33. @bolgarradiosi - БОЛГАР РАДИОСЫ (4,5К)
34. @kunel_radio - КҮҢЕЛ РАДИОСЫ | РАДИО КУНЕЛ (1,9К)
35. @AivazRadiosi - Айваз Радиосы (1,7К)
36. @trksaba - ТРК "Саба дулкыннары" (1,5К)

МӘГАРИФ, ФӘН, ТЕЛ
37. @eydetat - Әйдә! Online – Изучаем татарский (14,7К)
38. @seletofficial - СӘЛӘТ (7,4К)
39. @tatarchabel - Учим татарский язык! (4,1К)
40. @tatarish - Татарский "с собой" (4К)
41. @tatartili - Татар теле (3,8К)
42. @tarihikanal - 100 ел элек (2,7К)
43. @ipsanrt - Институт прикладной семиотики АН РТ (2,5К)
44. @tatarc - Татарский язык Татар теле (2К)
45. @skytat - SkyTat (Скайтат) (1,5К)
46. @adymnar_chally - Адымнар-Чаллы (1,5К)
47. @gimakt - Гимназия Актаныш (1,1К)
48. @mektupler - Мәктүпләр (1,1К)

МӘДӘНИЯТ, ӘДӘБИЯТ
49. @tatarchamusic - Татарча жырлар|Татарские песни (25,2К)
50. @tatarmusiclove - Татарча яңа жырлар | Татарские песни (11К)
51. @millikitaphane - Китапханә (10,3К)
52. @musictatarcha - Татарча җырлар / Татарская музыка (9,3К)
53. @tatarkitap - Татарча аудио әсәрләр (4,7К)
54. @tatardesign_official ПЕЧӘН БАЗАРЫ | СЕННОЙ БАЗАР (3,5К)
55. @matur_suz - Матур сүз (2,7К)
56. @tatarkniga - Татарская библиотека (2,7К)
57. @tatarcha_zhyr - Татарча җырлар (2,5К)
58. @tatar_yadkarlare - Татар ядкарьләре (1,9К)
59. @dores_suz - Дөрес сүзгә җавап юк! (1,9К)
60. @adabimarathon - #ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш) (1,7К)
61. @tatbookhouse - Татар китабы йорты (1,6К)
62. @tatarkitaplar - Китабият (1,1К)
63. @tatkniga - Татарское книжное издательство (1К)

ТЕАТРЛАР, СӘНГАТЬ
64. @kamalteatr - Театр Камала (9,5К)
65. @teatrtinchurin - Театр ТИНЧУРИНА - ТИНЧУРИН театры (2,9К)
66. @tatafisha - ӘЙДӘ! (2К)
67. @beztej - Безнең Тәҗрибә: татарча кино (1,6К)
68. @almet_theatre - Әлмәт театры (1,1К)
69. @teatrkarieva - Кариев театры (1К)
70. @chelnyteatr - ЧАЛЛЫ ТЕАТРЫ / ЧЕЛНЫ ТЕАТР (1К)

ДИН
71. @tatislam - Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ (14К)
72. @mukhtasib - Мечеть АЛТАН (7,7К)
73. @mechet_eniler - Әниләр мәчете (6,2К)
74. @tukay_mahallya - Тукай мәхалләсе (1,1К)
75. @gailya - "Гаилә" мәчете | Мечеть "Гаиля" (1,1К)
76. @vagazlar Вәгазьләр һәм хөтбәләр (1К)

ТАТАРЛАР ДӨНЬЯДА
77. @nkotatar21 - Чуашстан татарлары (2,5К)
78. @kzn_official_tat - Казан Мэриясе (1К)






Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Чит як верификациясе. Җәмәгать эшлеклеләре һәм оешмаларының верификация үтүе Telegram кулланучыларына рәсми чыганакларны аерырга ярдәм итә.

Хәзер чит сервислар кулланучыларның профильләре, мини кушымталар һәм әңгәмәләргә аккаунтның чынлыгын күрсәтүче өстәмә тамгалар бирә ала. Бу үз чиратында алдаулар очрагын һәм ялган мәгълүмат таралуын киметергә ярдәм итә.

Гыйнвар яңартуы
123 4Күбрәк


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Хәбәрләрне эзләүдә фильтрлар. «Әңгәмәләр» дигән эзләү салынмасына өстәмә фильтрлар өстәлде. Алар эзләү нәтиҗәләрен шәхси әңгәмәләр, төркемнәр яки каналлардан гына күрсәтү өчен сезгә исемлекне төгәлләштерергә мөмкинлек бирә.

Гыйнвар яңартуы
123 4Күбрәк

Показано 20 последних публикаций.