ТРК "Саба дулкыннары"


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


"Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенең официаль каналы.
Реклама: 8(84362)2-43-11☎️
Радио "Дулкын" 105,6 FM📻🎧
СабаТВ👉🏻 Чәршәмбе, Җомга 17:30📽📺
Без башка соц. челтәрләрдә: https://vk.com/trk_saba__dulkynnary_group
Безнең сайт: www.saba-rt.ru

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика
Фильтр публикаций


Санаулы көннәрдән яңа уку елы башлана. Балалар, әти-әниләр дулкынланып укырга әзерләнә, мәктәпкә кирәкле әйберләр ала. Елдагыча бу уңайдан районыбызда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе үтә. Аның кысаларында күп балалы, азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәпкә баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары, акчалата ярдәмнәр оештырыла.
Бүген Байлар Сабасында узган мәгариф хезмәткәрләрнең традицион август киңәшмәсе кысаларында әлеге хәйрия акциясе үткәрелде. Балаларга уку кирәк-яраклары тапшырылды.
Чарада Саба муниципаль районы башлыгы Р. Миннеханов, оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
🐂 Бүген Явлаштау авыл җирлегендә сыер савучыларның һөнәри ярышы үткәрелде.

📑 Әлеге һөнәр ияләре осталыкта көч сынашты. Алар сыер саву аппаратын сүтеп җыйды, 15 сораудан торган тест биремнәрен үтәде.
🐄 Шулай ук җаваплылыгы чикләнгән "Саба" җәмгыятенең "Явлаштау" бригадасындагы сөтчелек фермасында булып, эш барышын күзәттеләр, заманча җиһазлар белән таныштылар.

Ә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы мул табын артында дәвам итте. Иң элек авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче алдынгыларны бүләкләделәр. Ярыш нәтиҗәләренә килсәк, сыер саву аппаратын җыюда Кызыл Мишә авылындагы роботлаштырылган фермада сыер савучысы булып эшләүче Рузалия Зариповага тиңнәр булмады. Ә сорауларга иң дөрес җавап бирүчеләрнең берсе булып җаваплылыгы чикләнгән "Саба" җәмгытенең "Урта Саба" бригадасы сыер савучысы Айсылу Сафина танылды.
🏆 Район күләмендә җиңү яулаган әлеге сыер савучылар республика ярышларында катнашчак. Аларга уңышлар телибез!


Репост из: Интертат: иң популяр татарча медиa
Моңа балалар саны, аларны тәрбияләү һәм эш стажы кебек шартлар йогынты ясый. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-xatyn-kyzlar-ocen-vakytynnan-alda-pensiyaga-cygu-ocraklary-turynda-soiladelar-5928228

Интертат МАХта


🎙️Бүген "Дулкын" радиосында районыбызның Түлешкә авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Литвада яшәүче Мәҗит Зарипов кунакта булды, аның белән әңгәмә ВКонтактеда "Саба дулкыннары" ТРКсе төркемендә саклана.


🌾 Кибәче бригадасында урып-җыю эшләре дәвам итә!

Бүгенге көнгә биредә 🌱 арпа — 230 гектар, 🌾 тритикале — 55 гектар, 🫛 борчак — 80 гектар, 🌾 көзге бодай — 266 гектар мәйданда җыеп алынган.

Игенчеләр аяз көннәрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланып, тырышып хезмәт куялар! 🧑‍🌾


🌿 «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Иске Мичән мәдәният йортында «Әбиемдә кунакта» бәйрәме узды!

Балалар милли уеннар уйнады, мастер-классларда катнашты, шигырьләр сөйләде, җырлады һәм биеде. «Серле сандык» уен-викторинасында көч сынаштылар.

Ахырдан барысы да самоварда кайнатылган хуш исле үлән чәе һәм милли ризыклар белән сыйланды. Бәйрәм күңелле һәм онытылмас мизгелләргә бай булды! 🌸




Хәерле иртә!🌺

Бүген Байлар Сабасында болытлы һава торышы . Һава температурасы +22 градуска кадәр җылы булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 3 м тизлектә.

Барчагызга да күтәренке кәеф телибез.🦋


Видео недоступно для предпросмотра
Смотреть в Telegram
Поздравляем всех мусульман с праздником Мавлид!

Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын! Изге ниятләребез кабул, гамәлләребез хәерле булсын.



Показано 10 последних публикаций.