Бу минутларда Иләбәр авылындагы сабантуй мәйданында гомерен полиция хезмәтенә багышлаган һәм хөкүмәтебез карарын үтәү өчен Украинага махсус хәрби операцияга китеп шунда һәлак булган Айсаф Айдар улы Галиевның якты истәлегенә милли көрәш турниры уза. Әлеге турнирга республиканың һәм шулай ук безнең республикадан тыш күрше регионнардан да көрәшчеләр килде. Аларның саны 60тан артып китә. Бу минутларда без сезнең игътибарыгызга шушы турнирны ачу тантанысыннан берничә фото тәкъдим итәбез, ә соңрак көрәш барышы белән таныштырырбыз.