TGStat
TGStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • flag Russian
    Язык сайта
    flag Russian flag English flag Uzbek
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов и чатов Региональные подборки Тематические подборки Платные каналы Поиск каналов
    Добавить канал/чат
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг чатов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Telegram
  • Продвижение
    Реклама через Яндекс Бизнес Реклама в каналах через TGStat Agency Реклама на сайте TGStat.ru
Telegram татарча

7 Mar, 19:49

Открыть в Telegram Поделиться Пожаловаться

Репост из: Дәшмәүчәнлек калкулыгы
Рәсәй хакимияте гражданнарны WhatsApp һәм Telegram'нан дәүләт мессенджеры Max'ка күчәргә актив рәвештә мәҗбүр итә: шалтыратуларны чикли, өй һәм мәктәп чатларын әлеге кушымтага күчерттерә, Госуслугига керү өчен кодны Max'ка гына җибәрә, реклама куюны законсыз дип таба һәм штраф белән яный.

Шундый басым аркасында күп кеше Max'ны үз телефоннарына урнаштырырга теләми — моны үз иминлекләре өчен куркыныч дип саныйлар. Кызганыч, нигезсез түгел. Мессенджер урнаштыру өчен кирәк булган рөхсәтләр кулланучының барлык гамәлләрен яшерен рәвештә язып бару, микрофонны тыңлау һәм бу мәгълүматны турыдан-туры диярлек Лубянкага тапшыру планы буларак аңлатыла.

Әгәр дә телефонда мессенджер тамгасын күрергә теләмәсәң, әмма аны куллану барыбер кирәк икән, урнаштыру таләбен урап узу ысуллары бар. Иң баналь ысул — Max өчен аерым җайланма сатып алу. Тик финанс чыгымнары таләп итмәүче ысул да бар.

Max'ның, башка күп популяр мессенджерлар кебек үк, веб-интерфейсы бар — ягъни интернетта web.max.ru сайты. Аңа браузердан кереп, җайланмага кушымта урнаштырмыйча да мессенджерның төп функцияләрен кулланып була. Max'ка болай компьютердан да, мобиль җайланмадан да кереп була. Күпчелек очракта, бигрәк тә эш чатларындагы мәгълүматтан хәбәрдар булып тору, Госуслугидан код алу өчен бу ысулны сайларга була.

Кимчелекләр дә бар:

— Әгәр сайт ачык булмаса, шалтыратулар кабул итеп булмый һәм яңа хәбәрләр турында искәртүләр килми. Әмма хәбәрләрне гадәттәгечә укып була.

— Веб-интерфейс аша Max'та беренче тапкыр теркәлеп булмый. Моның өчен SIM-карталы телефонга урнаштырылган мобиль кушымта кирәк, һәм бу чикләүне урап узып булмый. Әмма кушымтаны вакытлыча гына (үз телефоныңа яисә башка теләсә кайсы телефонга) урнаштырып, теркәлгәннән соң шундук бетерергә мөмкин. Аннан соң веб-сайтта СМС аша килгән код белән авторизация үтеп була. Бәхеткә, моны һәрвакыт эшләргә кирәкми: браузер кулланучыны «истә калдыра», һәм СМСсыз күп көннәр, хәтта атналар буе керүне тәэмин итә ала.

Ә веб-интерфейсның бер генә, ләкин бик яхшы өстенлеге бар:

— Син Max'ның «фон»да эшләмәвенә төгәл ышана аласың — син үзең аңлы рәвештә веб-сайтка кергәнче ул актив түгел. Веб-кушымта — мессенджерның шактый чикләнгән формасы: аның, мәсәлән, җайланмадагы файлларга керү мөмкинлеге юк һәм мобиль операцион системалар өчен гадәттә сорала торган рөхсәтләрнең күбесенә ия түгел.

Гомумән, веб-интерфейс — куркыныч дип саналган кушымтаны чагыштырмача хәвефсез мохиткә «ябып кую» ысулларының берсе генә. Моннан тыш, мәсәлән, күп телефоннарда булган «икенче пространство»ны кулланырга мөмкин. Яисә Island яки Shelter кебек кушымталар ярдәмендә шул ук икенче пространство функциясен кулланырга. Тагын бер ысул — Max'ны җайланмага урнаштырып, рөхсәтләрне чикләү, һәм кушымтаны кулланмаган чакта аны кулдан сүндереп тору, — бу мөмкин кебек, ләкин начар фикер: кушымта телефонны сүндереп кабызганда яисә push-искәртү килгәндә үзеннән-үзе кабына һәм һәр сөйләшүегезне тыңлап тора, телефоныгыздагы «скачать иткән» файлларыгызны актарып чыга ала.

Димәк, Max'ны веб-версиядә яки икенче пространствода имин кулланып буламы?

Әйе дә, юк та. Бу мессенджерда син язган, әйткән яки лайк куйган һәр нәрсә «судта сиңа каршы кулланылырга» мөмкин. Алар хакимият кирәк дип тапкан кадәр вакыт сакланачак, автоматик программалар тарафыннан — шул исәптән ясалма интеллект алгоритмнарына таянып — анализланачак.

Max'ны ясау һәм киң колачлы мәҗбүри кертүнең төп максаты — Рәсәй дәүләтенә гражданнарны күзәтү һәм аралашуны контрольдә тоту мөмкинлеге бирү. Нәкъ менә шуның өчен базардан контрольгә азрак буйсынган кушымталар кысрыклап чыгарыла. Веб-интерфейс исә Max белән үзара эш итү сессияләрен син үзең кулланырга теләгән мизгелләр белән генә чикләү өчен уңайлы ысул бирә.

75 0 0 10
Каталог
Каталог каналов и чатов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал/чат
Рейтинги
Рейтинг каналов Telegram Рейтинг чатов Telegram Рейтинг публикаций Рейтинги брендов и персон
API
API статистики API поиска публикаций API Callback
Наши каналы
@TGStat @TGStat_Chat @telepulse @TGStatAPI
Почитать
Академия TGStat Исследование Telegram 2019 Исследование Telegram 2021 Исследование Telegram 2023
Контакты
Справочный центр Поддержка Почта Вакансии
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности Публичная оферта
Наши боты
@TGStat_Bot @SearcheeBot @TGAlertsBot @tg_analytics_bot @TGStatChatBot