Telegram'ның Android һәм iOS өчен версияләре 12.9 га кадәр, ә Telegram Desktop 7.0 гә кадәр яңартылды
Июль яңартуында Telegram киңәйтелгән форматлаулы текст редакторы, шулай ук берләшмәләр функциясе һәм башка бик күп яңартулар белән тулыланды:
• Киңәйтелгән текст редакторы: кулланучыларга башлам, таблица, исемлек, өземтә, математик формула һәм код блоклары кую мөмкинлеге булган тулы экранлы текст редакторы ачык булды. Аның ярдәмендә шулай ук фото һәм видеоларны турыдан-туры хәбәр уртасына өстәргә мөмкин.
Редактор 📎Беркетү › Мәкалә менюсында ачыла. Телефонда яңа интерфейсны хәбәр җибәрү төймәсе өстендә пәйда була торган ↖️ тамгасына басып та ачарга мөмкин. Киңәйтелгән редактор бер хәбәрдә 32 768 символга кадәр җибәрергә мөмкинлек бирә.
Киңәйтелгән текст редакторының күпчелек төп мөмкинлекләре бары Premium-кулланучыларга гына ачык, әмма тулы экранлы интерфейсның үзен бушлай кулланырга мөмкин.
• Берләшмәләр: күп кенә тематик төркемнәр, каналларны һәм хәтта ботларны берләштерә торган берләшмәләр оештыру мөмкинлеге барлыкка килде. Зур ресурсларны өстәп булмаячак: Telegram чат һәм каналларны катнашучылар саны буенча чикли.
Берләшмәләрне форумнар белән бутамаска кирәк: һәр чат һәм канал бәйсез булып кала, ә кулланучы исемлекне карый һәм аларның һәрберсенә аерым кушыла ала.
Берләшмәдәге чатлар барлык катнашучыларга күренергә яки берләшмә идарәчеләреннән һәм әлеге чат катнашучыларыннан башка барысыннан да яшерелергә мөмкин. Шул ук вакытта алар әңгәмәләр исемлегендә аерым күрсәтелә яки бер элементка берләштерелә ала — бу тәртипне берләшмә катнашучылары көйли.
• Ботлар өчен югала торган хәбәрләр: хәзер мессенджер кулланучыларга һәм ботларга төркем чатлары эчендә шәхси командалар һәм аларга җаваплар белән алмашырга мөмкинлек бирә — мондый хәбәрләр бары конкрет адресатка һәм ботның үзенә генә күренә. «Эфемер» командалар һәм җаваплар сызып ташланган күз рәвешендәге махсус билге белән тамгалана.
Команда вакытлыча итеп көйләнгәндә, кулланучының башлангыч хәбәре төркемнең башка катнашучылары һәм ботлары өчен тулысынча күренми кала, бу җәмәгать урыннарында конфиденциаль аралашу мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, аккаунтыгызга яңа җайланмадан керсәгез, мондый хәбәрләр күренмәячәк.
• GIF-анимацияләр арасында яңартылган ЯФ-эзләү: GIF панелендә 36 телдә 350 миллионнан артык GIF буенча эзләү мөмкинлеге булдырылды. Яңартылган эзләү популяр һәркемгә ачык GIF'ларны Cocoon ЯФ (https://cocoon.org/) ярдәмендә индексацияләү аша эшли, әмма мессенджер «һәркемгә ачык» GIF-файлларның кайдан җыелуын төгәл әйтми.
Үзгәреш Google үзенең Tenor GIF-тупланмасына керү мөмкинлеген ябу белән бәйле. Telegram блогында әйтелгәнчә, GIF-анимацияләр буенча яңа эзләү тулысынча конфиденциаль, чит сервисларга бәйле түгел — ә хәзер элеккегә караганда күпкә тизрәк тә эшли.
Чыганак: https://telegram.org/blog/communities-editor-invisible-messages