TGStat
TGStat
Введите текст для поиска
Расширенный поиск каналов
  • flag Russian
    Язык сайта
    flag Russian flag English flag Uzbek
  • Вход на сайт
  • Каталог
    Каталог каналов и чатов Региональные подборки Тематические подборки Платные каналы Поиск каналов
    Добавить канал/чат
  • Рейтинги
    Рейтинг каналов Рейтинг чатов Рейтинг публикаций
    Рейтинги брендов и персон
  • Аналитика
  • Поиск по публикациям
  • Мониторинг Telegram
  • Продвижение
    Реклама через Яндекс Бизнес Реклама в каналах через TGStat Agency Реклама на сайте TGStat.ru
Telegram татарча

11 Feb, 01:27

Открыть в Telegram Поделиться Пожаловаться

Роскомнадзор Telegram'га каршы чикләүләр кертелүен раслады.

Ведомство РИА нәшриятына Telegram мессенджерына карата «эзлекле чикләүләр кертү» эшләрен башлавын рәсми рәвештә раслады.

Регулятор белдерүенчә, Telegram һәм башка кайбер сервислар РФ законнары таләпләрен системалы рәвештә үтәми. Төп дәгъвалар арасында законнарны үтәмәү, персональ мәгълүматны саклауның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы һәм мошенниклыкка каршы реаль чаралар күрелмәве, имеш.

Элегрәк РБК профильле ведомстволардагы үз чыганакларына сылтанып, мессенджерны акрынайту эшләре башлануы турында хәбәр иткән иде. Ил эчендәге кулланучылар инде берничә тәүлек медиа йөкләүдә өзеклекләр терки һәм тотрыксыз тоташуга зарлана.

Бу соңгы вакыттагы беренче чикләү түгел. 2025 елның августында Роскомнадзор аудио- һәм видеошалтыратулар эшен инде блоклаган иде, моны «телефон мошенниклыгы очракларын киметү зарурлыгы» белән аңлаткан булдылар.

Төп сорау — Павел Дуров командасының реакциясе. 2018–2020 елларда Telegram блоклауларны урап узу инструментларын актив рәвештә кертсә, августтагы акрынайту чорында мессенджер тарафыннан техник каршы чаралар күзәтелмәде. Платформа шулай ук БГӘдә (шул исәптән Дубайда) инде берничә ел онлайн-шалтыратулар блоклануны урап узарга тырышмый. Соңгы берничә ел дәвамында Рәсәйнең аерым төбәкләрендәге локаль блоклауларга каршы да актив чаралар күрелмәде.

Telegram белән РФ хакимияте арасындагы каршылык 2017 елга барып тоташа. Ул чакта ФСБ «Яровая пакеты»на сылтанып, мессенджердан шифрлау ачкычларын таләп итте. Бу террорчылыкка каршы көрәш зарурлыгы белән аңлатылды (шул исәптән Санкт-Петербург метросындагы террор акты тикшерүе белән). Кульминация 2018 елның апрелендә булды: Мәскәүнең Таганский суды Telegram'ны блоклау турында карар чыгарды.

Шул вакытта Павел Дуров «Цифрлы каршылык» (#DigitalResistance) башлануын игълан итте. Telegram командасы блоклауларны урап узу өчен эчке механизмнарны тиз арада гамәлгә кертте:

* MTProto Proxy трафик яшерү технологиясен булдыру

* Кулланучыларга яңа прокси-адресларны push-хәбәрләр аша җибәрү

* Amazon һәм Google болыт платформаларында IP-адресларны даими алыштыру, бу Рунетта чит ресурсларның массакүләм эштән чыгуына («ковровые блокировки») китерде

2020 елның июнендә Роскомнадзор блоклауны рәсми рәвештә туктатты, чараны нәтиҗәсез дип таныды. Блоклау чорында мессенджер РФ аудиториясен ике тапкыр арттырды.

Соңрак кайбер депутатлар Telegram хакимият белән хезмәттәшлек итә, ә аны блоклау планнары юк дип берничә тапкыр белдерде. 2024 елда ФСБ базасы мәгълүматлары агып чыгу нәтиҗәсендә, Дуров Telegram'ны Рәсәйдә блоклау туктатылган көнне Рәсәйдә булганлыгы җәмәгатьчелеккә мәгълүм булды. Шулай ук мессенджер сәясәте һәм оештырылышы буенча башка сораулар да яңгырады.

2026 елда Telegram'ның яңадан актив техник конфронтациягә барырга әзерме-юкмы икәнлеге әлегә билгесез.

Чыганак: @tginfo.

862 1 4 11
Каталог
Каталог каналов и чатов Подборки каналов Поиск каналов Добавить канал/чат
Рейтинги
Рейтинг каналов Telegram Рейтинг чатов Telegram Рейтинг публикаций Рейтинги брендов и персон
API
API статистики API поиска публикаций API Callback
Наши каналы
@TGStat @TGStat_Chat @telepulse @TGStatAPI
Почитать
Академия TGStat Исследование Telegram 2019 Исследование Telegram 2021 Исследование Telegram 2023
Контакты
Справочный центр Поддержка Почта Вакансии
Всякая всячина
Пользовательское соглашение Политика конфиденциальности Публичная оферта
Наши боты
@TGStat_Bot @SearcheeBot @TGAlertsBot @tg_analytics_bot @TGStatChatBot