Ирек мәйданы газетасы


Гео и язык канала: Россия, Татарский
Категория: Новости и СМИ


Иң күп тиражлы татарча газеталарның берсе.
☘️Ил-көн яңалыклары
☘️Кызыклы әңгәмәләр
☘️Уңган кешеләр
☘️Дин
☘️Сәламәтлек
☘️Бакчачы почмагы
☘️Сорау-җавап
☘️Яңа рецептлар
Хәбәрләшү өчен — @hisamova19

Связанные каналы  |  Похожие каналы

Гео и язык канала
Россия, Татарский
Категория
Новости и СМИ
Статистика
Фильтр публикаций


“БАЛАНЫ ЭШКӘ ӨЙРӘТЕГЕЗ”
Үз кулыннан килә торган эшне бала үзе эшли торган булсын. Бала тәрбиясендәге иң беренче кагыйдә шул булырга тиеш. Бу кагыйдә балаларга катылык ысулы белән түгел, ә шәфкать һәм мәрхәмәт юлы белән өйрәтелергә, канына сеңдерелергә тиеш.
Балага мәрхәмәтле булу белән аны иркәләү — икесе ике нәрсә. Баланы артык иркәләү, сораган һәр әйберен алып бирү һәм гаилә эчендә аны падишаһ итеп кую иң зарарлысы булып тора. Мәрхәмәтлелек күрсәтү исә шәфкать юлы белән аларга әдәп өйрәтүдән, тәрбия бирүдән, дини һәм дөньяви кирәклекне эзлекле рәвештә өйрәтеп, белгертеп торудан гыйбарәт.
Ризаэтдин ФӘХРЕТДИН, мәгърифәтче.

Фото: © peopleimages/123rf.com


Җырчы Айгөл БАРИЕВАдан кетердәп торган кыяр
— Инде ничә ел кыяр һәм помидорны шушы рецепт белән тозлыйм. Бик тәмле, кетердәп торган була.
1 литрлы банкага 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 укроп башы, 1 лавр яфрагы, 2 тырнак сарымсак, 2 канәфер, 2 түгәрәк кара борыч, 2 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе кирәк. Кыярларны юып, баш-башларын кисәргә һәм өстенә су салырга. Стерильләнгән банкага кыярларны тутырып, кайнар су коярга. Берничә минут шулай тотарга. Бу суны кәстрүлгә бушатырга. Банкага бөтен ингредиентларны салырга. Кәстрүлдәге суны яңадан кайнатып, кабат банкага салырга һәм калай капкач белән ябарга. Төреп, бер тәүлек җылы урында тотарга.


“БӘХӘСКӘ УРЫН КАЛДЫРМАСЛЫК ИТЕП КӨРӘШЕРГӘ КИРӘК”
Көрәшче Илгиз ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВ Тукай районы Торнаташ авылыннан. 22 яшь. Билбаулы көрәш буенча спорт остасына кандидат исемен алды. Аның көрәшүен бик яратып күзәтәләр.

— Быел Тукай районы Сабан туенда баш батыр калып, автомобиль оттың! Котлыйбыз, Илгиз! Сабантуйларда әлегә беренче машинаңмы?
— Әйе, беренче тапкыр автомобиль отуым. Шундый зур бүләк бирделәр. Әлбәттә, бик сөендем. Машинам бар иде. Шуңа Сабантуйда откан “Лада Гранта”ны сатарга уйладым.

— Россиякүләм ярышларда Ленинград өлкәсе өчен чыгыш ясыйсың. Ни өчен бу өлкәне сайладың?
— Татарстан командасы составына кереп булмый бит әлегә. Россиякүләм ярышта да катнашырга телим. Шуңа чит төбәк командасы составына керергә туры килә.

— Без, тамашачыларның, сине илкүләм ярышларда үзебезнең республика составында да күрәсебез килә. Моның өчен киртәләр бармы?..
Лилия ЙОСЫПОВА.

🍀ТУЛЫ ЯЗМА — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ 23 НЧЕ ИЮЛЬ САНЫНДА.


“КОРТЛАРНЫ ЯРАТМАСАҢ, АЛАР ҮРЧЕМИ ДӘ, БАЛ ДА БИРМИ!”
Ютазы районының Көрәш-Бүләк авылына баргач, умартачы Мостафиннар белән таныштым. Юктан бар итеп, кортларын йөз ояга җиткергәннәр. Иң кызыгы — крем, сабыннарга кадәр ясыйлар.

— Бакчабызда буш оялар бар иде, — ди Гөлчәчәк. — Берсендә карасак, бер ояга корт өере очып керде. Моны яхшыга юрадык. Ул вакытта әти каты авырый башлаган иде. Минем исә әтине сөендерәсем килде — гомерлек хыялы бит. “Әти, кортны үзем карыйм, миңа өйрәтеп кенә тор”, — дидем. Һәм шуны аңладым: бал кортлары миңа да ошый икән. Кортларның тыз-быз эшләгәнен күрү җаныма ләззәт бирде.

Ул чакта әле Гөлчәчәкнең умартачылык белән бәйле планнары булмый, максат — әтисен куандыру. Беренче елны бер оя булса, икенче елны өч ояга әйләнә. Бал кортлары уңышны да яхшы бирә. Һәм янә бер очраклылык — Гөлчәчәкнең җәмәгате умартачылар нәселеннән булып чыга...
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.

🍀Умартачы булырга теләгән кешеләргә Гөлчәчәк Мостафинадан киңәшләр — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ 23 НЧЕ ИЮЛЬ САНЫНДА.


Фернат НАСЫЙБУЛЛИН: “КҮРӘ БЕЛСӘҢ, БӘХЕТ УЛ БӨТЕН НӘРСӘДӘ”
Габдулла Кариев театрында эшләүче Татарстанның атказанган артисты Фернат НАСЫЙБУЛЛИН 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Туган көнен дә ул сәхнәдә каршылады. Туфан Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Супер кияү” спектаклендә төп рольне уйнады.

...— Бу юлы “Супер кияү” спектаклендә гөлне күтәреп алдың да савытындагы барлык чүп-чар ак күлмәгеңә коелды. Бу алдан шулай уйланылган идеме? Спектакль вакытында нинди көтелмәгән хәлләр булганы бар?
— Андый гөл савытлары икәү, аларны бутаганнар. Бернәрсә дә коелырга тиеш түгел иде. Үзем дә аптырап киттем, тик сиздермәдем. Берсендә Мәскәүдә спектакль куйганда өскә карыйбыз, кулиса беркетелгән штанкет төшеп бара, ничек башыбызга эләкмәде! Элек сценарий буенча булмаган хәлләр килеп чыкканда, каушап кала идем. Хәзер ияләндем, мондый хәлләрдән җайлы чыгам.

— Син җомга саен күчтәнәч ала идең, бу гадәт дәвам итәме?..
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

🍀КЫЗЫКЛЫ ЮБИЛЕЙ ӘҢГӘМӘСЕ — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН ЯҢА САНЫНДА.


САРЫМСАКНЫ КАЙЧАН ҖЫЯРГА?
Сарымсакны җирдә озак тотмаска кирәк, аның тырнаклары аерыла башлый. Мондый сарымсак начар саклана.
Июльдә сарымсакка калий һәм фосфор кирәк. Төбен йомшартып, азрак ачтырып көл сибәргә була. 10 л суга 1 стакан көл кушып сибә аласыз. 1 квадрат метрга 5 л исәбеннән сибелә. Җыярга 2 атна кала су сибүдән туктагыз.
Сарымсакның өлгерү билгеләре: угының сындырган урыны кибү, маяк өчен калдырылган укның тураюы һәм орлык тартмасы ярыла башлау, аскы кыяклары саргаю, сарымсакның кабыгы юкару, кору.
Фото: © liudmilachernetska/123rf.com


— Башта район үзәгендәге дамбаны бәрде. Аннары Иске Ирән елгасы башланган урында шул авылдагы дамбаны җимерде. Шуннан соң ике дамба суы җыелып, Ирән елгасы буйлап агып төште, — ди Октябрьский районының Ишем авылында туып-үскән Лилия Шипшова. — Ике катлы өйләрнең икенче катына хәтле менде су. Кайбер өйләр, мунчаларны агызып китте. Бик куркыныч булды ул. Әти-әнием Ишемдә яши. Өебез елгадан ерак түгел. Моңа хәтле бер тапкыр су басу булган иде. Ул чакта бәрәңге, яшелчә бакчаларына зыян килде. Ул су китеп тә өлгермәде, яңадан менә шундый хәл.
Ишегалларыбызда су 1 метрга күтәрелде. Халыкны катер белән эвакуацияләделәр. Өйдән өйгә йөреп, чыга алмаучыларга ярдәм күрсәттеләр. Әти соң минутка кадәр китмәде. Авыл җирлеге башлыгы Владислав Гарипов өйләргә кереп, кемгә ничек булышырга дип, хәл белешеп йөрде. Рәхмәт аңа! Су безнең өйгә дә керде. Келәм, җиһазлар, суыткыч, туңдыргыч... — барысы да су эчендә. Бәрәңге, бакча атна буе су астында. Ашарга яраклыдырмы, белмибез. 15 ләп сарыгыбыз бар, әти аларны күтәреп печәнлеккә менгергән. Кемнәрдер терлекләрен урман якларына, тауларга илтеп бәйләде. Кайберәүләр машиналарын югарыда яшәүчеләрнең гаражына, ишегалдына күчерде. Бөтен әйберне ташып та булмый. Өлгермәүчеләрнең утыннары акты. Килгән зыян санап бетергесез. Атна буе ут юк. Олы яшьтәге апа-абыйлар, күп балалы гаиләләр, матди кыенлык кичерүчеләр... — төрлесе бар. Башта үзебезнең гаилә өчен дип кенә счет ачкан идек. Хәзер инде әлеге хәлләрне күпләр белә. Җыелган акча белән авылда беренче чиратта ярдәм кирәк кешеләргә булышачакбыз.
Лилия ЙОСЫПОВА.

🍀P.S. Пермь краеның Октябрьский районында авыр хәлдә калган татар авылларына ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: 8-912-284-82-40 (“Сбербанк”, Эльнара Сиреневна Рахимова исемендә).

messenger.online.sberbank.ru/sl/huxAWnq... Эльнара Сиреневна Рахимова(Валиуллина)

Кемнәрдә "Сбербанк" юк, ләкин бәладә калганнарга булышасы килә — "Т-банк"та да ярдәм счеты ачылган:
tbank.ru/cf/4cAeCZV... Шарафутдинова А.Р.


“БУА ТАШЫЙ, АСФАЛЬТ ИШЕЛӘ, ӨЙЛӘРНЕ СУ БАСА...”
Быел җәй яңгырларга бай булды. Пермь краеның Октябрьский районында көчле яңгырлар 13 июльдә үк башланган. Башта бакчаларны су баскан. Соңгы көннәрдәге явым-төшем Ирән елгасы буендагы авылларга, анда яшәүче халыкка зур зыян китергән.

Дәвамы - ⬇️⬇️⬇️


“БӘБИ КӨТӘБЕЗ”
Миләүшә САФИНА, җырчы:
— Дүртенчегә бәби көтәбез. Әлегә кем булачагы билгеле түгел. Күңелем белән кыз көтәм. Аллаһ боерса, нарасый февральдә туа. Олы кызым Мәрьямгә — 15, улларыбыз Даниярга — 6, Дияска 5 яшь тула. Бу йөклелекне авыррак кичерәм. Токсикоз, хәлсезлек борчый. 37 яшь үзенекен итә.
Мәрьям үзенчәлекле бала булгач, гел янында торырга кирәк. Кайчак игътибарым аз дип борчылам, шөкер, ике яклап та әниләр булыша. Ирем Фагыйль — зур терәк. Бизнес төзим. Эшләмичә булмый, ир акчасын гына көтеп ята торган замана түгел.


ФИНЧА КЫЯР
2 кг кыяр, 1,5 л су, 100 г шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы гәрчич орлыгы, 4-5 хуш исле борыч, 3 лавр яфрагы, 100 мл 9 %лы аш серкәсе.
Зур кәстрүлгә барлык ингредиентларны да салырга һәм кайнатып чыгарырга. Аш серкәсе өстәргә. Кыярны түгәрәкләп турарга һәм маринадка салырга. 3-5 минут (кыяр төсен үзгәрткәнче) тотарга. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән ябып куярга.
Ләйсән ХАНТИМЕРОВА, Кукмара районы Чишмәбаш авылы.


“ОНЫКЛАР БЕЛӘН МӘШ КИЛӘМ”
Зөлфия АВЗАЛОВА (Әлфия Авзалованың кызы):
— Биш оныгым бар, шуның дүртесе җәйге ялны миндә уздыра. Бергәләп төрле җирләргә барабыз. Олы кызым Ләйсән Америкада гомер итә, 4 бала тапты. Төпчегем Рената кызы өчен Грузиядә яшәргә калды. Табиблар, кызыгызның сәламәтлеге өчен әлеге илнең тау һавасы файдалы, диде.
24 сентябрьдә Камал театры артистлары әнигә багышланган “Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл” спектаклен Мәскәүдә күрсәтә. Минем тарафтан аңа да әзерлек эшләре башланды.


“РОЛЬЛӘР ГЕЛ БАР, ӘММА...”
Түбән Кама театры артистлары Гүзәл ШӘМӘРДАНОВА һәм Юрий ПАВЛОВ Казан театр училищесында укыганда таныша. Гүзәл — Казан кызы. Әти-әнисе чыгышы белән Балык Бистәсе районының Укмас һәм Актаныш районының Карт авылыннан. Ә Юрий — Балтач районы Субаш авылы егете.
Инде эшкә урнашканнарына да 20 елга якынлашкан икән. Гаиләләре дә түгәрәк. Күптән түгел кабат әти-әни булдылар.

— Юрий, котлыйбыз! Хәзер Гүзәл белән дүрт малай үстерәсез! Дүртенчегә кыз көткән булгансыздыр әле?
— Камал, афәрин, тфү-тфү, әнисенең сөенече, юанычы. Туганына ике айдан артты, елмаеп, “ыгы-мыгы” килеп ята. Элегрәк кыз булсын, дип уйлый идем. Хәзер инде күндем. Дүрт малай бит ул! Сау-сәламәт үссеннәр.

— Дүрт баланы тәрбияләргә вакыт, көч, түземлек белән бергә, акчасы да кирәк. Театрда хезмәт хакы зур түгел...
— Акчага килгәндә, тота белсәң, җитәдер ул. Тик акча тота белмәгәч...
Лилия ЙОСЫПОВА.

🍀КЫЗЫКЛЫ ӘҢГӘМӘ — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН САНЫНДА.


БАЛ КОРТЛАРЫ УРМАНГА ЗЫЯН КИТЕРӘ АЛАМЫ?
Тукай районының Яңа Бүләк авылыннан умартачылар гаиләсе Рамилә белән Равил Төхбәтуллиннар, бал аерту эшләре белән шөгыльләнер урынга, суд юлын таптарга мәҗбүр. Түбән Кама урман хуҗалыгы аларны җир кишәрлегеннән законсыз файдалануда гаепли. Моннан тыш Төхбәтуллиннарга, умарталары урманга, табигатькә зыян китергән дип, зур күләмдә штраф та салганнар. Моның өчен 129 мең сумнан артык штраф түләргә тиешләр.
— Ирем 30 елдан артык урман хуҗалыгында умартачы булып хезмәт куйды. Аңа фидакарь хезмәте өчен мактау хаты бирәсе урында, суд юлында йөртеп, штраф салып, теңкәсенә тияләр, — ди Рамилә апа...
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

🍀ТУЛЫ ЯЗМА — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ ИРТӘГӘ ЧЫГАЧАК ЯҢА, 16 НЧЫ ИЮЛЬ САНЫНДА.


“СЕБЕРКЕНЕ ТУҢДЫРЫП КУЯМ”
— Киптергән себеркене куярга урыныбыз юк. Шуңа да соңгы арада җайлы ысул таптым, мунча себеркесен катырып куям. Моның өчен яңа җыеп бәйләгән себеркене яхшылап азык-төлек пленкасына төрәм. Туңдыргычка куям. Урынны да күп алмый. Бер себерке бер балык кадәр генә кала. Кайбер кеше, мондый себеркенең яфраклары тиз коела, дип зарлана. Катырылган себеркене дөрес кулланырга кирәк. Кыш көне салкын суга саласың, җебемичә пакетын ачарга ярамый. Катырылган себерке чабынганда мунчага хуш ис тарата, яңа җыелган кебек була.
Әминә САФИНА, Кама Тамагы районы.


“ХАТЫН-КЫЗ ӨЧЕН ИҢ ЗУР БӘХЕТ — ӘНИ БУЛУ”
Танылган алып баручы, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары, Мәскәүдәге филиалы — “Медиахолдинг ТНВ” директоры Динә Газалиева бик күп илләргә сәяхәт итә. Үзенең “Tatarstan Today. Открытый миру" тапшыруында ул Татарстанның чит илләр белән элемтәләре, халыкара аренада тоткан урыны турында сөйли.

— Биеклектән куркасыз дип беләм.
— Куркам шул. Берсендә Санкт-Петербургка баргач, йорт түбәләренә экскурсиягә мендек. Түбәдә стендап яздырырга тиеш идем. Тик микрофон тотып камера каршына баскач, аякларым калтырый башлады. Үзем дә сизмәстән, чүгәләдем дә түбәгә ике куллап ябыштым, үрмәләп төшәргә туры килде.
Үзбәкстанда Бохара шәһәрендә мине дөягә утырттылар да: “Камерага берәр сүз әйт, кул болга”, — диләр. Куркуымнан мескен хайванны чытырдатып кочакладым. Телемне дә әйләндерә алмадым.

— Динә Әлифовна, ни өчен Мәскәүгә китеп төпләнергә булдыгыз?..
Эльвира МОЗАФФАРОВА.

🍀ТУЛЫ ӘҢГӘМӘ — ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ 9 НЧЫ ИЮЛЬ САНЫНДА.

Показано 15 последних публикаций.