Android белән iOS өчен Telegram'ның 12.5 версиясе чыкты
Мессенджерның марттагы яңарышында ниләр үзгәргәнен сөйләп узабыз:
• Гади катнашучыларның элмәкләре: Төркемнәрдә идарәче хокукларына ия булмаган катнашучылар исемнәре янында күрсәтелә торган кыска атамаларны үзләре өсти һәм үзгәртә ала. Моның өчен төркемнең рөхсәтләрендә «Үз элмәкләремне үзгәртү» кабызылган булырга тиеш.
Шул ук вакытта кулланучыларның элмәкләре исем янында һаман да гади текст итеп күренсә, идарәчеләрнеке хәзер билгеле бер төскә буялган.
• ШХда күчереп алуны тыю: Хәзер әңгәмәдәшкә шәхси хәбәрләрдәге материалларны күчереп алу, саклау һәм күчереп җибәрүне тыеп була. Әлеге функция эшләсен өчен, кулланучының профиленә күчеп, менюда «Контент саклауны тыю»га басарга кирәк.
Чикләүләрне Telegram Premium'нары булган кулланучылар гына куя ала.
• Интерактив даталар: Тексттагы өзекне дата итеп форматлау мөмкинлеге барлыкка килде. Мондый текстка басканда мессенджер хәтерләткеч куярга яки датаны җайланманың календаренә өстәргә тәкъдим итәчәк.
Башка яңалыклардан:
• iOS кушымтасы медиаларны фонда бертуктаусыз йөкләргә өйрәнде.
• GIF'ларны җибәрер алдыннан аларга текстлы тасвирлама өстәү мөмкинлеге өстәлде.
• Ачык сораштыруларда хәзер һәрбер кулланучының тавыш бирү вакыты күрсәтелә.
• Хәзер теләсә кайсы җыелмадагы стикерларны турыдан-туры үзгәртеп һәм шулай ук җибәрелгән фотолар нигезендә яңаларны ясап була.
• Сайтларга Telegram аша керү системасы яхшыртылды.
• Хәзер барлык ботлар да җавапны эзлекле рәвештә чыгарып бару функциясен кабыза ала.
Мәкалә (инглиз телендә): https://telegram.org/blog/member-tags-disable-sharing-and-more
Бу постның оригиналы: https://t.me/tginfo/4384