"Гомер моңы"...💫
Тормыш вакыйгалары шәхес формалаштыра, нәтиҗәдә безнең кем булуыбыз - тормыш юлында ниләргә юлыкканнан тора..
Югалтулар, борчу-кайгылар, шатлык-табышлар, Әнкәй назы, туган җир, мәхәббәт, кеше сүзе, мәшәкатьләр..
Сорау бары шунда: син бу юлда нәрсәгә таяначаксың?💫
Бернигә карамастан күңелеңдәге яктылыгыңа, балалыгыңа, сафлыгыңа, мәхәббәткә таян! 💫
Синең җиңүең шунда булыр!💫
Ул сине дә, дөньяны да коткарыр!💫
“
Гомер моңы
” спектакле шагыйрь Роберт Миңнуллинның иҗаты һәм гомер юлы буйлап моңлы сәяхәт.
Ләкин ул Роберт Миңнуллин үрнәге аша һәрберебез турында, гомереңне моңлы итеп, якты итеп үтү серен эзләүдә..💫
Спектакльга рәхим итегез!💫
Спектакльнең премьерасы 2025 елның 30 октябрендә тәкъдим ителде.
Спектакль Г.Кариев ис. татар дәүләт яшь тамашачылар театры репертуарында.
Сценарий авторлары: Булат һәм Айгөл Минкиннар, Таңсылу Сабирова
Режиссер: Эльдар Гатауллин
12+