Forward from: МАХМ.РФ
Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Илһам Шакировны искә алу кичәсен уздырганнан соң 4 ай вакыт үтте, ә без әле дә аның көче, завыгы, илһамы рухында яшибез. Сәбәбе мәшһүребез репертуарына сайлап алган җырларда да, аларның кичәдә Илһам Шакировның йөзенә кызыллык китермәслек итеп башкарылуында да.
Бер генә түгел, кат-кат тыңлап карагыз халыкчан вокал остасы Татьяна Ефремова һәм @kamalteatr оркестры тандемын! Ә бу бит әле җырның бер өлеше генә! Төп темадан нинди драма, драматургия ясый алды бит Данияр Соколов җитәкләгән оркестр! Соңгы тапкыр аяк-кулларыгызны чымырдатып моның кадәр каз тәннәре кайчан чыккан иде?
Татьянаның әлеге җырны башкаруы никадәр үзәк өзгеч, тирән, аңлы икәнен аңлатып бетерә торган түгел. «Ак калфак»ның керәшен җыры икәнлеген күпләр белмидер дә әле. Ул кыз бала кияүгә чыкканда, кызлык чорында киеп йөргән ак калфагын хатын-кызлар кия торган калфакка алыштырганда башкарыла торган җыр гына түгел, елау, хушлашу. Шуңа күрә Татьянаның шул йолага ишарәсе дә, сузып, елап өзгәләнүе дә бик урынлы.
Кичәнең генераль репетициясендә Татьяна тыйнак кына килеп бездән: «Мин бу җырны үзебезнең киемнән башкарсам ярыймы?»,- дип сорады. «Кирәк!», - дип җавап бирдек без. Аның шатланганын күрсәгез…
Кирәк! Илһам Шакировның фольклор белән дә эшләгәнен, шундый ядкәрьләрне күтәреп чыгып үлемсез иткәнен күрсәтү, аларның эчтәлеген ассызыклап күрсәтү бик кирәк. Илһамыбызның күпкырлылыгы безгә калдырган мирасында ачык чагыла һәм ул мирасны җиткерә алырлык талантларыбыз белән шундый кичә эшли алу - зур бәхет!
Искә алу кичәсен тулысы белән МАХМ.РФ сайтында БУШЛАЙ карый аласыз.
Керегез, теркәлегез һәм «Хәйрия» дигән кесәдә сылтама (ссылка) алыгыз.