BARON


Channel's geo and language: Russia, Tatar


Альберт Шакиров

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
Russia, Tatar
Statistics
Posts filter


Межведомственная комиссия дигәннәренә кемнәр керә, төбәкләргә нинди вазыйфалар йөкләнә һәм җирле тарихи үзенчәлекләрне исәпкә алуда нинди хокуклар бирелә - менә кайда төп сорау. Әллә ул сорауны бирүчене үк «либераль сарык» санарга тәкъдим итәме «Шалтай Бабай»?

Скурлатов очрагындагы кебек үк, монда да нормаль хөкүмәт процессына өстәмә төсмерләр биреп, шул төсмергә риза булмаганнарны үзләре үк дошман ясап утыру күзәтелә. Бернинди җавапчылык та, эшнең асылына төшенү теләге дә юк. Бары тик аерым бер катламга хуш килә торган лозунглар.

Махсус шулай кыланамы соң болар? Бу я шундый провокация, я хөкүмәт эшчәнлеген «ошамаса чыгып кит!» дигән принципка кайтарып калдыруны максат итеп куйган астыртын деструктив агым. Указлар бит андый принципта гамәлгә куелмый, иптәшләр. Каршы фикерләр, тәкъдимнәр, төзәтмәләр, өстәмәләр, яраклаштырулар аша үтеп чарлана. «Кто не скачет тот фәлән» лозунгы бездә не пляшет.


«Шалтай Бабай» каналында чыккан бер язма искә төште.


8 мая президент Владимир Путин подписал указ «Об утверждении Основ государственной политики РФ в области исторического просвещения». Это одно из важных решений нового президентского срока, потому что историческое просвещение давно пора брать под госконтроль.

В документе есть пояснение, мотивировка его принятия: «В целях формирования научного понимания прошлого и настоящего России, а также в целях противодействия попыткам умаления подвига народа при защите Отечества».

Ставится задача использовать процесс обучения истории в образовательных организациях – школах, вузах – в качестве инструмента для патриотического воспитания подрастающих поколений. Согласно указу, при главе государства создается Межведомственная комиссия по историческому просвещению, это будет «координационный и совещательный орган». Отмечается, что исторические вопросы могут быть вынесены на обсуждение Совбеза РФ или Госсовета. Правительству и региональным властям прописан целый перечень обязанностей в сфере государственного исторического просвещения.

«В условиях роста международной напряженности и кризиса национальной идентичности, в основе которого лежат уничтожение исторической памяти, реабилитация и воскрешение неоколониализма, неоимпериализма и неонацизма, российское общество и государство сталкиваются с целым рядом явлений, несущих в себе риски и угрозы». Одно из таковых – «использование коллективным Западом фальсификации истории в качестве оружия в информационной войне, направленной на разрушение целостности российского общества и государства», – также говорится в указе.

Вероятно, что кинематограф, интернет,– это будет теперь рассматриваться через призму подписанного Путиным документа. Часть предполагаемых мер там уже упомянута – гранты на достоверные фильмы об истории страны. Будет предусмотрена и координация деятельности СМИ в области распространения исторических знаний. Это серьезный пункт. Естественно, что такие подходы к историческому процессу вряд ли понравятся всевозможным иноагентам. Если им что-то не нравится – начинается истошный крик в СМИ, что это «пропаганда», «обеление прошлого», «оправдание сталинизма» и тп. Зато неприкрытая ложь либеральных «ягнят» выдается ими же за «свободное» мнение.

Школьники и студенты должны понимать, что происходит и почему происходит в стране, и какова позиция государства на этот счет. В этом и заключена одна из целей президентского указа. Подготовку учебников истории России нельзя отдавать в руки шарлатанов.

Тарихи белем бирү, үзаң формалаштыру, катлаулы процессларны аңлатуга тарихи процессланы аша килү кирәклеген хөкүмәттән ишетү бик зур сөенеч.

Ләкин «Шалтай»лар тагын да эчкә кереп китеп: «күптән дәүләт контроле кирәк!», «төрле иноагентларга бу ошамаячак әлбәттә» «СМИ, интернет чыганакларны контрольдә тоту», «тарих дәреслекләрен язуны шарлатаннарга тапшырырга ярамый», - дип гурла ярып кычкаралар ич әле.

Гафу итегез, ә моңа кадәр аларны шарлатаннар язган мени? Ә шарлатаннар дигәндә сез кемнәрне күз алдында тотасыз? Төбәкләрдәге, аерым милләт вәкилләре булган тарихчыларны түгелме алай-болай? Үз халыклары тарихын гомере буе өйрәнгән, шул тарих буенча дәреслекләр, уку әсбабалары язган тарихчыларны «шарлатан» һәм «иноагент» итеп күрсәтергә тели түгелме бу канал авторы?! Ни х.я себе б..т.

Тарих дәреслеге турында минем нәни генә репортажга@vatanym?z=video-183169097_456240206%2Fclub183169097%2Fpl_-183169097_-2' rel='nofollow'> СЫЛТАМА калдырам - тулы картина булсын өчен карап чыгыгыз әле.

Нинди «либеральные ягнята»? Нинди «иноагентлар»? Сүз бит бу өлкәдә дәүләт сәясәте нигезләре, белем бирү учреждениеләрендә тарих дәресләрен патриотик тәрбия алып бару өчен куллану турында бара. Бу өлкәгә керә алган, анда нидер әйтә, яза алган кешеләр блогер да журналист та түгел. Алар галимнәр һәм педагоглар. Мәгариф һәм мәгърифәт өлкәсен көйләүче дәүләт сәясәте нигезләрен булдыру теләге - теләсә кайса сәламәт дәүләттә булырга тиеш. Бу норма. Ләкин…


Татарлар этногенезын урта гасырлардан башлап аралауларын, үзенчә күзаллауларын калдырып торам. Үз фикере булсын. Ә менә шул фикерен төрле ярлыклар белән бизәп маташуы һәм шуны Тататрстан аудиториясенә йөз тоткан "Неудаща" алып куюны мин аңлый алмыйм. Нинди максат һәм өмет белән белән эшләнә бу?

- Татар, Башкорт, Казахларны, Нугайларны Рус милләтенә кертү, правсолав чиркәү өммәте дип атау.

- Алтын Урдада барлык диннәргә дә уңай мөнәсәбәт, әмма "при особой роли Православного Христианства", - дигщн тезис

- "насильственная исламизация татар" сүзләре хәтта ике тапкыр кабатлана.

спустя 7 веков, отменяет решение по насильственной исламизации Золотой Орды, гармонизируя межнациональные и межконфессиональные отношения в России.


Мондый формулировкалар белән тасвирланганда бик гармонияле килеп чыга инде бу.

Бигрәк тә Гает алдыннан "очень вероятно" дип фикер йөртеп башлап, текст ахырына татарларны әлеге көнгә кадәр үзләренең кем икәнләкләрен белмәгән итеп китереп чыгару бу мәгълүматка махсус салынган оеткыны аера белмәгән кешеләргә ничек тәэсир итәсен аңлыйсыздыр. Скурлатовка нәфрәтләнеп шаулаша башласалар, Миннехановның матур гамәлен кабул итми торган экстремистлар булып күренәчәкләр. Бер дә дәшмәсәләр - бу риториканы дәвам итеп, көчләп чукындыруны онытып, көчләп сөннәтләү турында сөйләшергә була. Елмаеп хуплау битлеге астыннан популист, шовинист йөзе бүселеп тора.

Әйе, татар тарихында христиан дине дә бар. Аның көчләп түгел, үз җае белән кергән очраклары да, шул симбиоз нигезендә барлыкка килгән уникаль мәдәният, йолалар мисаллары да бар. Без аларны аңлыйбыз, кабул итәбез һәм бик матур итеп аралашып, туганлашып яшибез. Шуңа күрә бу кылларны тарткалауны мин берничек тә кабул итә алмыйм һәм хәтта җирәнеп карыйм. Халык тарихын ике абзацта болгатып, өченчесендә эчен тышка әйләндерү - кәбахәтлек һәм милләтара, динара ызгыш куркынычы тудыручы куркыныч гамәл.

Һәркемнең үз фикере бар, әйе, әмма бөтен уйлаганны да чыгарып селкергә димәгән. Татар йөрәге скрипка түгел, уйнамагыз пожалуйста!


Forward from: Скурлатов live
Раис Татарстана Рустам Минниханов возвращает мощи святого мученика Феодора Болгарского Православной Церкви, а татарский народ - на путь святого благоверного князя Александра Невского.

Средневековая татарская общность, сформировалась на территории Золотой Орды из двух основных близких друг другу компонентов - кыпчаков и татар, при этом преобладали именно кыпчаки. Потомками средневековых татар являются современные татары, включая крымских, башкиры, ногайцы, нагайбаки, казахи, каракалпаки и другие народы Русского мира, то есть этносы входящие в Русскую Нацию и являющиеся паствой Русской Православной Церкви.

Это единство русских, татар и других народов Золотой Орды сложилось благодаря мудрой политике святого благоверного князя Александра Невского, который сам, очень вероятно, был кыпчакско-половецкого происхождения, являясь правнуком половецкого хана Котяна, который, по некоторым сведениям, был православным христианином, воевал против кыпчаков и татар хана Батыя из-за убийства на охоте двоюродного дедушки Александра Невского Мангуша (одного из сыновей Котяна) кыпчаком-токсобичем.

Отметим, что поначалу в Золотой Орде царила веротерпимость при особой роли Православного Христианства. Именно это сыграло ключевую роль в геополитическом и геостратегическом выборе Александром Невским веротерпимого Востока, а не римско-католического Запада. Так было до насильственной исламизации татар и других народов Золотой Орды, которую начал хан Узбек.

И вот, спустя 7 веков Рустам Минниханов 29 августа 2019 года восстановил справедливость по отношению к православной части татарского народа, приняв Стратегию развития татар, где Православие признано исторически традиционной религией татар наряду с ханафитским исламом, то есть признал татарский народ двухконфессиональным, а татар признал паствой Русской Православной Церкви, вернув татарский народ на путь Александра Невского, хана Батыя и православного хана Сартака.

Рустам Минниханов войдёт в историю не только как тот, кто утвердил Стратегию развития татар, где Православие признано исторически традиционным для татар, но и тот, кто передал мощи православного святого мученика Феодора Болгарского, убитого (ему в живую оторвали голову, положили вместе с крестом на колени и закопали в землю) во время насильственной исламизации татар и других народов во времена хана Узбека также 7 веков назад. Передача мощей святого Феодора Болгарского Церкви станет положительным примером другим мусульманам как акт дружбы, мира и единства христиан и мусульман, ведущих вместе СВО против сил Зла, освобождая Киев и другие города и населённые пункты Русского православного мира.

Таким образом, Минниханов, символично похожий лицом на святого мученика Феодора Болгарского (смотрите изображение тематической Иконы), спустя 7 веков, отменяет решение по насильственной исламизации Золотой Орды, возвращая татар на путь святого благоверного великого князя Александра Невского, гармонизируя межнациональные и межконфессиональные отношения в России.


"Неудаща" һәм "Шалтай Бабай" кем каналлары икән ул? Сәерсенеп укыган чакларым ешая башлады әле. Неудаща үзенә репост ясап куйган Скурлатов дигән сәер генә бер адәмнән. Матур күренеш тасвирлана, әмма хуплау сүзләре арасыннан агулы конткест саркый.


Россиянең соңгы императоры Николай II (сулда) һәм Бөекбритания короле Георг V. Аларның әниләре бертуганнар була.

Джорджи белән Ники кечкенәдән аралашып, дус булып үсәләр. Патшалык чорында да гаиләләре белән йөрешеп яшиләр. Охшашлыклары (хәтта холыкта да) кечкенәдән һәркемгә күренеп тора.

Кызганыч, Россияне туганы аша Беренче Бөтендөнья сугышына өстерәгән Георг, соңрак, Николай тәхеттән баш тарткач, аңа ярдәмгә килми, үзендә сыендырудан курка, вәгъдәсен үтәми. Гаҗәеп аяныч язмыш. Дөньякүләм сизелерлек үзгәрешләргә китергән вакыйгалар.

Бу арада шул чорлар тирәсендә йөреп, эзләнеп торам әле. Барон Борыны берләшмәсенә Украина тарихының бер үзенчәлегенә кагылышлы видео эшләп ятыш. Әйе, бүгенге көннең тамырлары XX гасыр башы, хәтта XIX гасыр уртасында ук башлана шул. Сабыр булыгыз, тиздән башкарып чыгам, Алла бирса.


Forward from: Татарский мост
Кабан тирәли экскурсия. Аудиогид.
https://izi.travel/ru/browse/bd42a332-3fef-4350-82ef-3629c6346b2c?lang=tt

Идел Кыямов сөйли, Рәдиф Кашапов язды.


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Барон Борыны берләшмәсендә чираттагы эксклюзив видео чыкты. Түләүле язылуга базмаганнар анонсын гына карап тора инде.


Forward from: МАХМ.РФ
Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Илһам Шакировны искә алу кичәсен уздырганнан соң 4 ай вакыт үтте, ә без әле дә аның көче, завыгы, илһамы рухында яшибез. Сәбәбе мәшһүребез репертуарына сайлап алган җырларда да, аларның кичәдә Илһам Шакировның йөзенә кызыллык китермәслек итеп башкарылуында да.

Бер генә түгел, кат-кат тыңлап карагыз халыкчан вокал остасы Татьяна Ефремова һәм @kamalteatr оркестры тандемын! Ә бу бит әле җырның бер өлеше генә! Төп темадан нинди драма, драматургия ясый алды бит Данияр Соколов җитәкләгән оркестр! Соңгы тапкыр аяк-кулларыгызны чымырдатып моның кадәр каз тәннәре кайчан чыккан иде?

Татьянаның әлеге җырны башкаруы никадәр үзәк өзгеч, тирән, аңлы икәнен аңлатып бетерә торган түгел. «Ак калфак»ның керәшен җыры икәнлеген күпләр белмидер дә әле. Ул кыз бала кияүгә чыкканда, кызлык чорында киеп йөргән ак калфагын хатын-кызлар кия торган калфакка алыштырганда башкарыла торган җыр гына түгел, елау, хушлашу. Шуңа күрә Татьянаның шул йолага ишарәсе дә, сузып, елап өзгәләнүе дә бик урынлы.

Кичәнең генераль репетициясендә Татьяна тыйнак кына килеп бездән: «Мин бу җырны үзебезнең киемнән башкарсам ярыймы?»,- дип сорады. «Кирәк!», - дип җавап бирдек без. Аның шатланганын күрсәгез…

Кирәк! Илһам Шакировның фольклор белән дә эшләгәнен, шундый ядкәрьләрне күтәреп чыгып үлемсез иткәнен күрсәтү, аларның эчтәлеген ассызыклап күрсәтү бик кирәк. Илһамыбызның күпкырлылыгы безгә калдырган мирасында ачык чагыла һәм ул мирасны җиткерә алырлык талантларыбыз белән шундый кичә эшли алу - зур бәхет!

Искә алу кичәсен тулысы белән МАХМ.РФ сайтында БУШЛАЙ карый аласыз.

Керегез, теркәлегез һәм «Хәйрия» дигән кесәдә сылтама (ссылка) алыгыз.


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
"Наверное боги сошли с ума" (1980). Кечкенә вакыттан күңелгә кереп калган бик кызык фильм. Айрат искә төшерде дә куям әле.


Telegram Archive.zip
990.4Kb
Аборигеннар фотолары бу. Размерлары зур булгач, шулай гына җибәрә алам. Безгайбә.


Әлбәттә интернет кирәк. Ул безнең өчен үз мәдәниятебезне башкаларга күрсәтү, үзебезнең кардәшләребезгә тарату, киләчәк буыннарга тапшыру, документлаштыру чарасы. Бу бары тик үзебез турында үзебез язсак, видеолар, фотолар төшерсәк, тәрҗемә итсәк, архивлар булдырсак, заманча технологияләргә (ИИ, кулъязмаларга оцрифовка, 3D сканнар) мирасыбызны күчерсәк, сәхифәләребезне үзебезнең яшәеш турында, яки яңа күренешләр турында (IT, мода, криптовалюта) үз телебездә алып барсак кына мөмкин.

Мин шушы каналны алып баруымны да, ВКда видеолар чыгаруны да, инстаграмда күренеп алуымны да бары тик шуның белән генә аңлата алам. Барлык яңалык, шул исәптән интернет та, милли, мәдәни, тарихи үзенчәлекләрне исәпкә алып, үзебезнең файдага эшләрлек булганда гына файда китерә ала. Әгәр шул ук интернетта үз утрауларыбыз, үз видеоларыбыз, үз фикер иялеребез булмаса, без бик тиз арада Амазонка индеецлары хәленә төшәчәкбез.

Тарихың никадәр тирән булуы мөһим түгел - әгәр аны цифрлаштыра алмагансың икән, челтәр һәм анда «яшәүчеләр» өчен ул юк. Шул исәптән үзеңнең үк балаларың өчен дә. Шулай итеп алар челтәрдә үзенекен күрмәү сәбәпле башканыкын алачаклар. Хәзерге көннең «көчләми генә чукындыруы» шулай бара. Барысы да ихтыяри һәм үтә җитез.

Әйе, без челтәрдә бар. Әмма конкуренциягә сәләтле контент турында күкрәк кагып сөйләрлек түгел. Ул бар һәм күбесенчә альтернатива рәвешендә. Музыкада да, башкасында да. Бу бик аз.

Зурлап тәкъдим ителүче ТВ һәм аның тирәсе проектлар һәрчак икенчел. Алар кайдадыр моңа кадәр чыккан шоуларны кабатлый. Алар да кирәк, әмма бюджет хисабына түгел.

Кызганыч, әмма мин көннән-көн татарча сөйләшүче һәм татарча яшәүче «человек на своём месте» дип әйтерлек кешеләрне азрак күрәм, сирәгрәк ишетәм. Цискаридзе кебек аек акыллы җитәкчеләргә үзебезнекен аңлатыр өчен, яшьләребездә үзаң тәрбияләр өчен медиаторларыбыз бетеп килә.


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Ә хәзер милли-мәдәни үзенчәлекләр һәм контент темасына бер фикер.

Амазонка джунглиларында 19 гасыр ахырына кадәр тышкы дөнья белән бөтенләй аралашмый яшәгән Марубо кабиләсенә узган ел Илон Маскның Starlink интернетын урнаштыралар.

Әйе, кабиләдә яшәүче кайберәүләр чагыштырмача якын шәһәрләргә чыгып йөри хәзерге заманда. Шул шәһәрләргә чыкканда кулланыр өчен телефоннары да бар. Нәрсәнең нәрсә икәнен беләләр, утка табынып яшәүче кыргый кабилә түгел. Әмма бу аборигеннарда йола, традицион кәсепләрнең ни дәрәҗәдә яхшы сакланганын күз алдыгызга китерәсездер.

Интернет кертү эшен дә шушы кабиләдән шәһәргә чыгып йөрүче кардәшләре башкара. Баштарак барысы да бик шат һәм кәнәгать була. Итернет ерактагы туганнар белән элемтәдә булырга, гадәттән тыш хәлләрдә ярдәмләшергә, белем алырга мөмкинлек бирә.

Ләкин бу көннәрдә кабилә акскалларының авылның көнкүреше, яшәеше үзгәрүдән, яшьләрнең үз-үзләрен тотышынннан кәнәгать булмауларын хәбәр итә The New York Times.

Алар эшләргә теләми, порнография карый, ватсапта таныш булмаган кешеләр белән аралаша, уеннар уйный. Ашар һәм яшәр өчен ауга барырга, җир эшкәртергә кирәк булган авыл тормышы өчен бу катастрофа. Хикмәт яшьләрдә һәм үсмерләрдә генә түгел урта буында да. Әмма яшь буын игътиҗар үзәгендә инде: аларның күпчелеге кабиләдән зур шәһәргә күчеп китү турында хыяллана. Инстаграмм, Фейсбук матур тормышны күрсәтеп тора бит.

Менә сезгә 2000 кешедән торган бер кабиләгә 1 ел эчендә интернет алып килгән «файда». Шулай да интернетны өзмәскә булганнар һәм аны куллануга чикләүләр керткәннәр. Иртән 2 сәгать, кич 2 сәгать кенә ярый ди. Якшәмбе көн - көне буе.

Интернет кертүгә чиратта - 150 кешелек Корубо кабиләсе. Аларын Амазонка чытырманлыгында 1996 елда гына эзләп тапканнар әле. Балакайлар.


Эзләнгән, кызыксынган кешегә сыйфатлы һәм хәтта аеруча үткен сорауларга да җаваплар тәкъдим итә торган контент табу мөмкин эш. Ул җавапларну кабул итү-итмәү, тикшерү инде һәркемнең үз бурычы.

Акыллы, төпле кешеләр мәдәният өлкәсендә дә, сәясәттә дә, фәндә дә, авыл хуҗалыгында да җитәрлек. Кагыйдә буларак, алар барысы да үз эшләренең осталары, профессионаллар «человек на своём месте», - дип әйтерлек шәхесләр. Шау-шу аркасында аларның тавышларын ишетүчеләр генә күп түгел. Әмма алар бар һәм алар кимендә үзләре тирәсендәге мохитне үзгәртүчеләр.

Цискаридзеның соңгы видеода Боингны мисал итеп китереп әйткән фикере бу очракта да эшли. Сай йөзүчеләр суны шәп болгата. Ачы итеп урам сүзләре кычкыручылар гел беренче ишетелә. «Чем ниже планка эмоционального воздействия, тем быстрее вы это воспримете». Шуңа күрә, куланылучы ролендә калудан куркыгыз.


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Мәгълүмати гигиена темасына.


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Мәдәният өлкәсе торышы аша илдәге вазгыять


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
Тарихи темаларга җитди экранизацияләр һәм белем турында.


Video is unavailable for watching
Show in Telegram
50 яшьлек Цискаридзе яшь буын турында. Сүкми дә, ничек бар шулай кабул итү яклы да түгел. Педагог.


Шушы көннәрдә генә булган бер тәҗрибәм белән уртаклашасым килә. Биюче, хәзер инде остаз Николай Цискаридзе белән бәйле ул.

Мин кайда да, балет кайда бит инде, бер караганда… Әмма Цискаридзеның кем икәнен беләм һәм 2011 елда Познерның кичке тапшыруына Цискаридзе килгәнен күргәч, бик аптыраганым исемдә. Ул вакытта әле Дудьлар, Шихманнар, Мануччилар, Непознерлар юк. Интервью жанрының ТВ патшасы В.В. Познер үзе. Шундый тапшыруга, шундый интервьюерга Цискаридзе килүе бик сәер булды һәм мин ул әңгәмәне кызык өчен генә дә карамадым.

Күптән түгел, ютубтагы кыска видеоларда миңа Цискраидзеның башка интервьюларыннан өзекләр күренеп алды да, фикерләре белән кызыксынып аларның тулы версияләрен эзләп карый башладым. Моңа кадәр танылган балет биючесе, төрле шоуларда жюрида утыручы чираттагы «йолдыз» миңа бөтенләй икенче яктан ачылды. Минем запрослар аркасында минем ютубның эчтәлеге чираттагы үзгәреш кичерде һәм миңа бу бик ошый.

Үз каналыңа сөзеп алынган яңалыклар урнаштыру һәм хәбәрдар булып тору өчен күзәтеп барган чыганаклар шаукымы басыла төште. Радиоактив тузан, чираттагы атыш, бәяләр сикерү, янгыннар, тозсыз юмор артыннан чын зәвыклы сәнгатьнең зәвыклы вәкиле күренде. Моның сәбәбе - КЫЗЫКСЫНУ һәм ЭЗЛӘҮ.

Россия тарихында иң яшь Халык артисты (27 яшендә ала), 3 тапкыр «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты (һ.б, һ.б.) Николай Цискаридзе 2011 елда Познерга биргән теге интервью Беренче каналның ТВ рейтингында иң югары баскычка күтәрелгән булган икән. Познер бу хакта үзенең китабында аерым җылы сүзләр белән дә язып чыккан ләбаса!

Бәлкем миңа гына шулай тоеладыр, әмма бүгенге көндә Цискаридзе интернет популярлыгының чираттагы дулкынын кичерә. 13 ел элек ТВ тамашачылар аның фикерләре ни дәрәҗәдә мөһим икәнен күрсәткән кебек, хәзер интернет аудитория мондый фикерле, белемле зыялы кешегә ничек сусаганын күрсәтә.

Алга таба Николай Цискаридзе интервьюларыннан берничә өзек куям. Чөнки аларда тәрбия һәм мәгълүмати мохиткә кагылышлы фикерләр яңгырый һәм мин алар белән 100% килешәм.


Сыйфатлы, төпле, югары зәвыклы, профессиональ контентны табу авыр түгел. Моның өчен үзегезгә җитешмәгән кебек булып тоелган, яки сезне күптән кызыксындырган берәр теманы эзләү формасына ЯЗЫП кертергә генә кирәк.

Әгәр дә сез теләсә кайсы челтәрдә «монда ниләр бар икән?», - принцибы белән видео артыннан видео актарып, такмазалар сыпырып кына утыручы икән, сез кулланучы түгел, кулланылучы.

Кулланучы - әллә нигә бер булса да үзе ниндидер контент куеп, көненә бер булса да үзе ЯЗЫП ниндидер башка юнәлеш яки авторлар белән кызыксынып караучы.

Әлбәттә, татар телле интернет киңлеге (тарлыгы дисәк, дөресрәк) шуның кадәр генә. Татарча контент кулланучылар аз, ә аны җитештерүчеләр тагын да кимрәк. Шул җитештерүчеләр арасында үзгә юнәлеш эзләү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә, мине кимендә 2-3 тел белүчеләр күзәтеп барганнан чыгып һәм хәзерге көндә чит телдәге теләсә кайсы видеоны автоматик субтитрлар белән карап булганын истә тотып, тел критериен исәпкә алмый торыйк.

Карарлык, сайларлык әйбер бар һәм шәхсән миңа бу уй авыр мизгелләрдә искиткеч тынычлык хисе бирә. Аллага шөкер, аек акыллы һәм гомумән акыллы кешеләр беркая да китмәгән, аларның тавышлары һәм фикерләре кайчак ишетелеп кенә бетми. Һәм ул фикерләрне ишетми яшәвебезгә иң беренче чиратта без үзебез гаепле. Элементар КЫЗЫКСЫНУ, эзләнү, уйлану булмау нәтиҗәсе.

20 last posts shown.