Межведомственная комиссия дигәннәренә кемнәр керә, төбәкләргә нинди вазыйфалар йөкләнә һәм җирле тарихи үзенчәлекләрне исәпкә алуда нинди хокуклар бирелә - менә кайда төп сорау. Әллә ул сорауны бирүчене үк «либераль сарык» санарга тәкъдим итәме «Шалтай Бабай»?
Скурлатов очрагындагы кебек үк, монда да нормаль хөкүмәт процессына өстәмә төсмерләр биреп, шул төсмергә риза булмаганнарны үзләре үк дошман ясап утыру күзәтелә. Бернинди җавапчылык та, эшнең асылына төшенү теләге дә юк. Бары тик аерым бер катламга хуш килә торган лозунглар.
Махсус шулай кыланамы соң болар? Бу я шундый провокация, я хөкүмәт эшчәнлеген «ошамаса чыгып кит!» дигән принципка кайтарып калдыруны максат итеп куйган астыртын деструктив агым. Указлар бит андый принципта гамәлгә куелмый, иптәшләр. Каршы фикерләр, тәкъдимнәр, төзәтмәләр, өстәмәләр, яраклаштырулар аша үтеп чарлана. «Кто не скачет тот фәлән» лозунгы бездә не пляшет.