Россиянең соңгы императоры Николай II (сулда) һәм Бөекбритания короле Георг V. Аларның әниләре бертуганнар була.
Джорджи белән Ники кечкенәдән аралашып, дус булып үсәләр. Патшалык чорында да гаиләләре белән йөрешеп яшиләр. Охшашлыклары (хәтта холыкта да) кечкенәдән һәркемгә күренеп тора.
Кызганыч, Россияне туганы аша Беренче Бөтендөнья сугышына өстерәгән Георг, соңрак, Николай тәхеттән баш тарткач, аңа ярдәмгә килми, үзендә сыендырудан курка, вәгъдәсен үтәми. Гаҗәеп аяныч язмыш. Дөньякүләм сизелерлек үзгәрешләргә китергән вакыйгалар.
Бу арада шул чорлар тирәсендә йөреп, эзләнеп торам әле. Барон Борыны берләшмәсенә Украина тарихының бер үзенчәлегенә кагылышлы видео эшләп ятыш. Әйе, бүгенге көннең тамырлары XX гасыр башы, хәтта XIX гасыр уртасында ук башлана шул. Сабыр булыгыз, тиздән башкарып чыгам, Алла бирса.