Теләченең Сабан туе мәйданчыгында, «Милли кухня традицияләрен торгызу - мәдәни күптөрлелеккә илтүче юл» дип исемләнгән республикакүләм гастрофестиваль узды. Чара якташыбыз, РСФСРның Атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин һәм Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, оста пешекче Юныс Әхмәтҗановка багышлап үткәрелде.
Районыбызның уңган булган апалары, яшьләр, балалар үзләрен сынады.Шулай ук Әлмәт, Апас, Сарман, Яшел Үзән, Саба районнарыннан килделәр.Өстәлләрдә милли ризыклардан ниләр генә юк иде. Күпереп, кызарып пешкән ипи, өчпочмак,чәк-чәк, төрледән- төрле пироглар. Төрле милләт вәкилләре ,уз ризыкларын тәкъдим итеп, чараны тагын да баетты.
Катнашучыларга бәяне аш–су остасы, эшмәкәр, “Россиянең иң яхшы аш–су остасы”, “Татарстанның иң уңышлы эшмәкәре”, “Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәргә ия булган якташыбыз Равилә Шамиловна Шайдуллина җитәкчелегендә мәртәбәле комиисия бирде.