Айрат Гилванович Фатхуллин


Channel's geo and language: Russia, Tatar
Category: Politics


Глава Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан

Related channels

Channel's geo and language
Russia, Tatar
Category
Politics
Statistics
Posts filter


Казан филармониясендә "Моңлы гармунлы" дип исемләнгән якташыбыз, ТАССРның атказанган артисты Таһир Габдулла улы Якупов исемендәге җыр фестивале узачак.


Хәерле иртә! 
Доброе утро!


Forward from: ИЦ ТеләчеИнформ
Бүген "Киләчәк" яшьләр үзәгендә, Өлкәннәр декадасы уңаеннан, Миннебаев Раушан Гиниятулла улы  призына, Бильярд буенча турнир узды.

Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
🥇урын - Сабирҗан Хәкимов
🥈урын - Васил Исмагилов
🥉 урын - Каниф Сафин

Җиңүчеләрне котлыйбыз 👏👏👏


Казанда көзге ярминкәләр дәвам итә. Бүген дә Теләче районыннан килгән хуҗалыклар, фермерлар һәм авыл җирлекләре үзләре җитештергән продукция белән сату итә. Башкала халкы һәм кунаклары ит һәм кош ите, сөт һәм сөт ризыклары, йомырка, бәрәңге, яшелчә, он, шикәр, кондитер әйберләре һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала ала.
Ярминкәнең барышы белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җаббаровта танышты һәм уңай бәя бирде.
Хуҗалыкларга, ярминкәгә йөрүчеләргә, сатучыларга транспорт чыгымнарын каплау өчен субсидияләр бирелә. Ярдәмнәре өчен авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәт.


Хәерле иртә! 
Доброе утро!


Сегодня наш район с рабочим визитом посетили Анатолий Николаевич Михайлов-учредитель общественной организации «Якутяне в Республике Татарстан» и АНО «Маленькая Якутия» и Оксана Борисовна Раевская - генеральный директор консалтинговой компании в сфере гостеприимства «Консалт.Отель.Менеджмент».
В ходе визита гости подробно ознакомились с социально-экономическим потенциалом Тюлячинского района, его культурным наследием, а также осмотрели ключевые инфраструктурные объекты. Особое внимание в рамках встречи было уделено оценке туристической привлекательности региона и поиску новых точек роста для локальной индустрии гостеприимства.
По итогам поездки стороны обсудили возможности дальнейшего взаимодействия и реализации совместных проектов.


Теләчедә районның 35 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек эшләре дәвам итә.
Бүген Теләче районы оешуның 35 еллык юбилеен уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы киңәшмәсе узды.


Почетному гражданину нашего района, ветерану ВОВ Алексею Ивановичу Писареву из села Большие Нырси вручили именное свидетельство о внесении на Электронную доску почета Республики Татарстан.
Такие люди — гордость Татарстана, и признание его заслуг на республиканском уровне является важным примером для подражания и сохранения исторической памяти. Поздравляем Алексея Ивановича с этим почетным событием и желаем ему крепкого здоровья!


Forward from: ИЦ ТеләчеИнформ
Район тормышы белән кызыксынып яшиләр

1 октябрьдән илебездә Өлкәннәр ункөнлеге старт алды. Әлеге уңайдан, 1 октябрь көнне, муиниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов һәм район ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин белән берлектә, элек авыл хуҗалыгы предприятиеләрен җитәкләгән Мансур Хөсәен улы Хөсәенов (озак еллар “Родина” колхозын җитәкләде, хәзер “Алан” акционерлык җәмгыяте дип йөртелә), Мансур Минзарип улы Газизовларның (шулай ук озак еллар Ильич исемендәге колхозда хезмәт куйды) өйләренә барып, күңелле очрашу үткәрделәр.
Алар өлкәннәребезне 1 октябрь - Өлкәннәр көне белән белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр, бәйрәм күчтәнәчләрен тапшырдылар. Мисал өчен, Алан авылында узган очрашу Мансур аганың балалары, якыннары янәшәсендә узды.Тәбрикләү чарасында “Алан” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Алмаз Фәсхетдинов белән Алан авыл җирлеге башлыгы Айнур Зиннәтуллин да катнашты һәм хезмәт ветераны Мансур агага бүләкләр тапшырып, бәйрәм котлауларын җиткерделәр. 92 яшьтә булуына карамстан,  Мансур Хөсәен улы яшьләргә биргесез, күпләребезне сокландырып, калын төпләмәле сканвордлар чишә.
Теләчедә исә Мансур Минзарип улы район җитәкчеләрен хәләл җефете Раиса Дмитриевна белән бергә каршы алды. Шунысы сөенечле, ике ветеран да сафта. Җанлы әңгәмәләр барышыннан күренгәнчә, ике ветеран да район тормышы белән нык кызыксыналар: уңышларыбыз өчен сөенәләр, чигенешләрне күрсәләр, борчылалар, төпле киңәшләре белән ярдәмгә ашыгалар. Очрашу барышында да алар Айрат Гилван улын район мәнгфәгатьләрен кайгырткан сораулар белән күмделәр, эшлекле тәкъдимнәр белән чыктылар.
Фәнил Гаязов.

9 last posts shown.