TGStat
TGStat
Type to search
Advanced channel search
  • flag English
    Site language
    flag Russian flag English flag Uzbek
  • Sign In
  • Catalog
    Channels and groups catalog Regional compilations Thematic compilations Платные каналы Search for channels
    Add a channel/group
  • Ratings
    Rating of channels Rating of groups Posts rating
    Ratings of brands and people
  • Analytics
  • Search by posts
  • Telegram monitoring
  • Promotion
    Advertising through Yandex Business Advertising in channels through TGStat Agency Advertising on TGStat.ru website
Айрат Гилванович Фатхуллин

2 Oct, 14:29

Open in Telegram Share Report

Forward from: ИЦ ТеләчеИнформ
Prev Next
Район тормышы белән кызыксынып яшиләр

1 октябрьдән илебездә Өлкәннәр ункөнлеге старт алды. Әлеге уңайдан, 1 октябрь көнне, муиниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов һәм район ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин белән берлектә, элек авыл хуҗалыгы предприятиеләрен җитәкләгән Мансур Хөсәен улы Хөсәенов (озак еллар “Родина” колхозын җитәкләде, хәзер “Алан” акционерлык җәмгыяте дип йөртелә), Мансур Минзарип улы Газизовларның (шулай ук озак еллар Ильич исемендәге колхозда хезмәт куйды) өйләренә барып, күңелле очрашу үткәрделәр.
Алар өлкәннәребезне 1 октябрь - Өлкәннәр көне белән белән котлап, матур теләкләрен җиткерделәр, бәйрәм күчтәнәчләрен тапшырдылар. Мисал өчен, Алан авылында узган очрашу Мансур аганың балалары, якыннары янәшәсендә узды.Тәбрикләү чарасында “Алан” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Алмаз Фәсхетдинов белән Алан авыл җирлеге башлыгы Айнур Зиннәтуллин да катнашты һәм хезмәт ветераны Мансур агага бүләкләр тапшырып, бәйрәм котлауларын җиткерделәр. 92 яшьтә булуына карамстан,  Мансур Хөсәен улы яшьләргә биргесез, күпләребезне сокландырып, калын төпләмәле сканвордлар чишә.
Теләчедә исә Мансур Минзарип улы район җитәкчеләрен хәләл җефете Раиса Дмитриевна белән бергә каршы алды. Шунысы сөенечле, ике ветеран да сафта. Җанлы әңгәмәләр барышыннан күренгәнчә, ике ветеран да район тормышы белән нык кызыксыналар: уңышларыбыз өчен сөенәләр, чигенешләрне күрсәләр, борчылалар, төпле киңәшләре белән ярдәмгә ашыгалар. Очрашу барышында да алар Айрат Гилван улын район мәнгфәгатьләрен кайгырткан сораулар белән күмделәр, эшлекле тәкъдимнәр белән чыктылар.
Фәнил Гаязов.

64 0 1
Catalog
Channels and groups catalog Channels compilations Search for channels Add a channel/group
Ratings
Rating of Telegram channels Rating of Telegram groups Posts rating Ratings of brands and people
API
API statistics Search API of posts API Callback
Our channels
@TGStat @TGStat_Chat @telepulse @TGStatAPI
Read
Академия TGStat Telegram Research 2019 Telegram Research 2021 Telegram Research 2023
Contacts
Справочный центр Support Email Jobs
Miscellaneous
Terms and conditions Privacy policy Public offer
Our bots
@TGStat_Bot @SearcheeBot @TGAlertsBot @tg_analytics_bot @TGStatChatBot