Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме 🍇🍎🍐🍒🥦🥬🫐🍑 Садовод-дачник


Channel's geo and language: Russia, Russian
Category: Telegram


Сорауларыгыз булса +79510624576 номерына яза аласыз Эльмира яки @Elmiraisx шушында
@Elmiraisx- директ

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
Russia, Russian
Category
Telegram
Statistics
Posts filter


Хэерле кеннэр. Бу кыярларга нэрсэ сибеп карарга икэн? Яфраклары шулай сарга и тишелэ. Кинэш бирегез эле пож. Бик зур рэхмэт


Хәерле иртәләр.
Бәйрәм белән котлыйм барыгызны да.
Викториялэрдэ шундый яфраклар барлыкка килә. Берэр элемент җитми микэн? Берэр вирус микэн?.


Бәйрәм белән барыгызны да, дуслар!


⬆️⬆️⬆️
Фузариоз. Бу гөмбәчек эләксә җиләкләр 45 көндә үлеп бетә. Җиләкләр җитешә башлаганда гына күренә башлый бу. Чөнки иң элек тамырлары черә, кибә башлый. Аннан тамырдан яфракларга күчмә. Башта аскы яфраклар шиңэ башлый. Шуннан соң төбе белән шиңеп бетеп кора. Участокка бер керсә бу, вакытында чарасын күрмәсәң, бөтен әйбергә күчә. Орлык, рассада, җирдә яши торган кортлар, техника,  хайваннар һәм кешенең үзе белән дә, аяк киеменә эләгеп, керергә мөмкин.  Бу гөмбәчек булса, төбе җире белән бергә казып алып юкка чыгарырга. Аяк киемен перчатканы инструментларны яхшылап юарга. Марганцовкалы суда юсаң әйбәт. Аннан ул үскән җиргә фитоспорин, гумат калия, триходермин сибәргә. Иң яхшысы триходермин инде. Башланган чоры гына булса хорус бик әйбәт булыша. Шулай ук җиренә триходермин булмаса фитоспорин сибәргә. Башланган чорында халык ысулы да кулланып карый аласыз. Суган, сарымсак кабыгыннан, одуванчиктан, пижмадан, әче эремнән төнәтмә ясап сибәргә, сиптерергә була. 1 литр сөткә 30 г кер сабыны, 35 тамчы йод кушып сиптереп карасагыз була. 1 стакан көлне 1 литр суда бер тәүлек төнәтеп аны сиптерсәгез була. 1 г марганцовка, 1 г борная кислотаны 10 л суга кушып, шуны бер төпкә 2 литр сибәргә була. Инде көрәшерлек булмаса бөтен җиләкләрне казып алып атарга гына кала. Башка ул җиргә 6-7 ел җиләк утыртмаска. Яз көне ул җиргә тагын триходермин сибәргә кирәк.




Кемнәрнең бүген туган көне барыгызны да котлыйм. Исәнлек саулык тазалык озын гомер телим!🌹🌹🌹


Хэерле кичлэр.Кибеттэн сатып алынган горшоктагы гортензияне бакчага утыртырга буламы ул?Кышка кире казып алмасан тунгамы икэн?


Хәерле кичләр!
Минем быел кыярларда ниндидер авыру бар. Әллә кайчан яралган кыярлар да үсмиләр, сабакта саргаялар да бетәләр. Мондый хәл күргән юк иде. Кайсыгызда шулай булганы бар, языгыз әле, кызлар. Ничек бетерергә икән?


Хэерле коннэр)
Роза чэчэгендэ тля барлыкка килэ башлаган, химикатлар урынына, Суган кабыгын эчетеп сипсэн ничек булыр икэн яки инде апельсин кабыгын,ничек котыласыз?)


Кызлар минем дә кишерләр берәм сәрән чыктылар майда чәчкәне. Бер атна элек чәчкәннәре бөтенесе тишелде. Суык җиргә чәчәргә кирәкми дигәнгә тагын бер кат инандым. Даже базеликлар биш көндә тишелде мыжлап. Иртәрәк чәчкән елны берән сәрән тишеләләр иде. Җир өлгергәч чәчсәң тиз тишелә икән бөтен әйбер

Узган ел 90 яшьлек күрше әбие белән  сөйләшеп утырган идем. Сорау бирдем ник кишерне элек бик иртә чәчтегез дип. Кеше үлә бетә кишер чәчә суык җиргә дим, дым барында чәчәсе дип әйтәләр дип чәчәләр дим. Әбинең җавабы шундый булды: кызым май уртасында җир җылынып беткәч рәхәтләнеп утырт бөтен әйбереңне. Суык җиргә әйбер чәчү ыштансыз суыкка утырган күк инде ул. Элек иртә чәчтек, чөнки суны әллә кайлардан ташып сибәсе иде. Дымлы җирдә орлык шытып калсың дия идек. Хәзер су борын төбендә бит. Аласы да сибәсе. Менә шундый җавап алдым.


Исэнмесез, май ахырында кишер чэчтем эле дэ чыкмады, инде янадан чэчсэм сон микэн?




Бу гөлгә нәрсә булды икән кызлар


Моны ниндирәк савытка утыртырга икән. Кечкенәме зурмы?


Год назад на нашем участке были только грядки, да небольшой газон. А сейчас каждый сосед спрашивает, откуда у нас с мужем такая классная барбекю зона, красивые дорожки и клумбы? 😍

Мы просто вдохновляемся практичными и красивыми идеями на канале «Участок с умом»!

И вам советуем забыть об участке «только с грядками» и сделать его красивущим на зависть соседям 😏

Подписывайтесь и вдохновляйтесь
👇👇👇

https://t.me/+OcXEfR8q1-U2MDY6


Хаерле кон, кызлар,, яз утырткан суган башланган( стрелка жибэргэн,утыртканда марганцовкада да тоткан идем инде, аны нишлэтергэ була, суганны устерми вак була дип укыган идем, озеп чыгаргамы аны, сездэ алай тугелме, кинэшлэр бирегез але, рэхмэт алдан ук


Кызлар,хэерле коннэр,эле тюльпан суганчаларын алырга иртэме?алмадыгызмы?)


Бу фикусны балконга чыгарган идем. Бүген карасам шушы хәл. Нишләтергә моны кызлар.


Бу голгэ нэрсэ сибеп карарга микэн,белмисезме?


Үләннәрнең файдасы төркеменә кушылыгыз, дуслар
⬇️⬇️⬇️

https://t.me/travalekar

20 last posts shown.