Үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең файдасы


Channel's geo and language: Russia, Russian


Киңәшләрегезне +79510624576 номерына яки @Elmiraisx шушында яза аласыз
@Elmiraisx- директ

Related channels

Channel's geo and language
Russia, Russian
Statistics
Posts filter


Инсульттан һәм инфарктан соң рәткә керү өчен лимон белән нарат ылысы булыша. Бу электән килгән рецепт инде. Профилактика өчен дә кулланырга була моны.
✅5 аш кашыгы ваклаган ылыска 1 литр кайнар су агызырга да кайнатып чыгарырга. Аннан соң әкрен утта 10 минут кайнатырга. Сүндергәч 30 минут торырга тиеш. Аннан соң сөзәргә. 4 штук лимонны чистартырга, изеп согын чыгарырга да шуңа ылыс кайнаткан суны кушарга. Көнгә 4 тапкыр ашарга 30 минут кала яки ашаганнан соң бер сәгать үткәч 0.5 стакан эчәргә. Дәвалану курсы 3 атна. Бер ай ял иткәннән соң кабатларга.

https://t.me/travalekar


Банан белән бал суы эчсәгез йокыгыз тәмле булыр.
Бананны яхшылап юыгыз. Баш башларын кисегез. Аннан соң бананны урталай ярыгыз да кайнар су агызыгыз (бер бокал). 3-4 минуттан соң шуңа бераз бал кушыгыз. Һәм шуны эчегез. Бананның кабыгы да, үзе дә магнийга бик бай. Шул сезне тынычландырачак. Ә бал кандагы глюкозаны нормада тота.
Төнлә тыныч йоклый алмауның бер сәбәбе - канда глюкозаның "уйнавы". Бал менә шуның белән "көрәшәчәк".

https://t.me/travalekar


Халык үзе сынап караган киңәшләр! Аш-су, сәламәтлек, бакча һәм көнкүреш. Матур шигырьләр. Җиңел һәм матур канал
⬇️⬇️⬇️

https://t.me/faidalykanal


Нарат җиләген (брусника) подаградан эчү

✅ Нарат җиләгенең киптерелгән яфракларына (3-4 чәй калагы) бер стакан кайнар су салып, сулы савытка куеп (водяная баня) 15-30 минут кайнатырга кирәк. Суытырга. Җылытып көнгә 3 тапкыр ¼ стакан эчәргә.

✅ Шулай ук термоста төнәтергә дә була. 2 чәй калагы киптергән яфракларын 0.5 литрлы термозка салырга. Кайнар су агызырга. Көнгә 3 тапкыр ¼ стакан

✅ Нарат җиләгеннән чәй дә бик тәмле, файдалы. 1 аш кашыгы җиләге белән яфракларына 1 стакан кайнар су агызасыз һәм 2-3 минуттан эчәргә була.

✅ Җиләкләреннән морс, компот ясарга була. Шулай ук катырырга, песок белән бутап куярга була.

https://t.me/travalekar


⬆️⬆️⬆️
Җир җиләге яфрагындагы матдәләр кешене тынычландыра, организмны ныгыта, бәвелне кудыра, яраларны төзәтә, ялкынсынуны бетерә һәм кан ясалу процессында катнаша.
Бу яфрак хатын-кызлар өчен дә бик файдалы. Ул аналыкның тонусын арттыра, кыскару сәләтен үстерә.
Җир җиләге яфрагы йөрәк ритмын акрынайту, шул ук вакытта аның кыскару амплитудасын арттыру үзлегенә ия.
Медицинада җир җиләге яфрагы кандагы артык холестеринны чыгару өчен дә кулланыла.
✅2 аш кашыгы киптерелгән җир җиләге яфрагына 200 мл кайнар су салып төнәтеп эчсәгез, кан тамырларыгыз ныгыр. Төнәтмәне көн саен ашар алдыннан берәр аш кашыгы эчәргә киңәш ителә.
Бу яфрак витаминнарга да бай. Аның составында А һәм В төркеме витаминнары, кальций, марганец, тимер һәм калий бар. Шулай ук үсемлек бакыр, цинк, хром, кобальт, барий, алюминий, никель, йод, бром һәм бор кебек матдәләргә дә бай.
Витаминнардан тыш җиләк яфрагында кислоталар, пектин, эфир майлары, алкалоидлар, картиноидлар бар.
Киптерелгән яфраклар подагра, гастрит, гепатит кебек авыруларга дәва. Икенче типтагы шикәр диабетыннан интегүчеләр җиләк яфракларын эчсә, канда глюкоза күләме кими.
Гинекология белән проблемалар булганда, менопауза вакытында тахикардиядән дә ярдәме тими калмас.
Ирләр өчен дә җир җиләге яфрагы файдалы. Ул тестостерон җитештерүдә булыша. Гомумән алганда, ирләрнең җенес системасы өчен уңай йогынты ясый.
Җиләк яфракларын җиләкләр барлыкка килгәнче җыю яхшы. Әлбәттә инде яфракларны юл буеннан җыймаска кирәк. Яфракларны җиләс, кояш төшми торган урында киптерегез. Дөрес киптерелгән яфраклар ике ел дәвамында дәвалау үзлеген саклый.
Теләсә кайсы үлән чәйләрен кулланган кебек, җиләк яфрагын да курслап, нормасын белеп эчү мөһим. Яфракларны термоста төнәтсәгез, аның исе яхшырак чыга һәм төнәтмә озак вакыт кайнар саклана.
Шуны да онытмагыз: әгәр дә җиләккә аллергия икән, аның яфрагы төнәтмәсен дә эчәргә ярамый. Шулай ук бавыр авырулары, хроник аппендициттан интегүчеләргә дә кулланырга киңәш ителми.

Шәһри Казан

https://t.me/travalekar




Төркемгә яңа кушылучылар бакчачылар, гөлләр яратучылар төркеменә дә керегез
⬇️⬇️⬇️

https://t.me/bakcha1


Песи борчагы (просвирник) тамырында
крахмал һәм пектин матдәләре, сызлауны баса торган кушылмалар бар. Үләннең тамырын яз яки көз көннәрендә казып алалар, туфрактан чистартып 10-20 см озынлыкта кисәләр, ә үзәк тамырын бөтенләй өзеп ташлыйлар. Юанрак тамырларны буйга 2-4 өлешкә яралар һәм киптерәләр. Аннан соң тамырын кабыгыннан чистарталар. Песи борчагы медицинада да, ветеринариядә дә кулланыла. Аның тамырыннан әзерләнгән төнәтмәне тын юллары, ашказаны һәм эчәк, сидек юллары авыртканда эчәләр.
Песи борчагы үләненнән төнәтмә
10 грамм ваклап туралган тамырга 1 стакан кайнаган су салып, аны берәр сәгать тотарга һәм сөзәргә. Аннары һәр ике сәгать саен әлеге төнәтмәне бер аш кашыгы күләмендә эчәргә.

Шәһри Казаннан алынды


Бер тәүлек эчендә ангинаны ничек дәваларга

✅1 чөгендерне вак кыргычтан уарга. 1 стакан кырган чөгендергә 1 аш кашыгы 9% лы уксус салырга. Капларга һәм 4 сәгатькә караңгы урынга куярга. Аннан соң сөзәргә кирәк. Менә шул согы белән ике сәгать ярым саен тамакны чайкарга кирәк.

Чөгендер хронический һәм фолликулярный ангинаны бик тиз дәвалый.

https://t.me/travalekar


Наратбаш (хвощ)

✅Аяклар тирләгәннән 100 г наратбашка 5 литр кайнар су агызырга. Шуны кайнатып чыгарырга һәм әкрен утта 5-10 минут кайнатырга. Аннан соң суынганын көтәсез дә сөзәсез. Шуңа аякларны тыгып утырырга кирәк.

✅100 гр киптерелгән наратбашка 0.5 литр аракы салырга. Ябарга әйбәтләп. Һәм ике атнага караңгы урынга алып куярга. Бүлмә температурасында торырга тиеш. Аннан соң сөзәргә кирәк була. Шуны бик каты чәчегез коелса баш тиресенә сөртергә кирәк. Чәчләрне, тырнакларны ныгыту өчен, остеопороздан профилактика өчен 1 чәй калагы көнгә өч тапкыр эчәргә кирәк. Дәвалану курсы 1 ай. 10 көн ял иткәннән соң тагын эчәргә була.

✅Күзләр арса, күз кабаклары шешсә 2 аш кашыгы вакланган наратбашка 1 стакан кайнар су салып ярты сәгать әкрен утта кайнатырга. Аннан суынгач сөзәргә. Ватная дисканы яки мамыкны шуңа манып күзләрегезгә куярга.

https://t.me/travalekar


СӘРДӘ (сныть)ҮЛӘНЕНЕҢ ФАЙДАСЫ
Бавырны сәламәтләндерү өчен дә кулланыла.

Рак авыруы белән көрәшүчеләр колагына!
Бавыр никадәр сәламәт калса, авыруны җиңү җиңелрәк. Сәрдә үләне агусыз, зыянсыз рәвештә организмны чистартырга булыша.

✅Куллану:
2 аш кашыгы кипкән сәрдә яфрагына 1 стакан кайнап торган су салырга һәм 45 минутка төреп куярга. Көн дәвамында эчеп бетерергә.

Бу төнәтмә бавырны сәламәтләндерә һәм аны ай буена кулланырга кирәк. Аннары тәнәфес ясап, башка үләнне кулланып алырга була. Һәм курсны кабатларга.

Яңа җыеп кайткан яшь сәрдә үләнен салатка керамик пычак белән турап өстәргә була. Турамыйча чәйнәргә кыен һәм тешләрне камаштыра, чөнки составында С витамины күп.

Дуслар, шуны истә тотыгыз. Үләннәр белән дәваланганда озак курстан соң тәнәфес ясап алырга кирәк. Тәэсире тиз түгел, әмма нәтиҗәсе була.

ВК "Җан авазы"

https://t.me/travalekar


Video is unavailable for watching
Show in Telegram


⬆️⬆️⬆️
Лаванда бик хуш исле чәчәк. Күбегез таныштыр да инде бу чәчәк белән. Лаванданы урамда да, өйдә дә үстерергә була. Аны медицинада, парфюмериядә кулинариядә кулланалар. Лаванда исенә черкиләр, көя күбәләкләре килми. Аны кием шкафларына куярга була. Көя күбәләге дә керми, киемнәрдән дә тәмле ис киләчәк. 1 га җиргә утыртсаң 100 кг бал җыярга була. Лаванда йөрәк тибешен нормага сала, мигреньны дәвалый, суставларда восспаление булганда кулланалар, суык тигәндә, грипп белән авырсаң файдасы бик күп, канны сыегайта, сосудаларны ныгыта, югары кан басымы белән интексәң эчәргә файдалы. Тынычландыра, стрессны салдыра, йокысызлыктан интеккән кешеләргә яхшы. Баш кавыкласа, чәч коелса шуның төнәтмәсе белән чайкарга кирәк. 1 аш кашыгы киптергән чәчәген 1 стакан кайнар суда төнәтеп эчәргә кирәк. Шуңа бөтнек, жасмин чәчәкләре дә кушарга була. Йөкы бүлмәсенә бер савытка салып куйсаң тынычлап йоклыйсың. Суык тигәндә 2 аш кашыгы 0.5 литр кайнар суда төнәтеп, сөзеп, шуңа 0.5 литр чиста су кушып мунча ташына сибәргә һәм 3-5 минут сулап утырырга. Шулай 2-3 тапкыр кабатларга кирәк. Сабагы белән яфрагына караганда чәчәге файдалырак. Чәчәк атып бетергәндәрәк сабагы белән кисеп кояш төшми торган урында киптерергә кирәк. Кипкән чәчәкләрен банкада, кәгазь пакетларда сакларга кирәк. Тагын бик күп файдалы үзлекләргә ия. Корсаклы ханымнарга, аллергия булган кешеләргә, онкология белән авыручыларга, гармональная нарушение булса, организмга йод һәм тимер җитмәсә, үт куыгында таш булса эчәргә киңәш ителми.

https://t.me/travalekar




Тукранбаш (клевер)

Бу чәчәкне җыеп калырга ашыгыгыз. Ул бик тә файдалы үлән.
Мәсәлән, колаклар һәм баш шаулаганда тукранбаш чәчәге төнәтмәсе эчәргә кирәк.
✅Моның өчен чәй пешергән кечкенә чәйнеккә берничә данә чәчәкне салып, һәркөнне чәй белән кушып пешерергә кирәк.
Бер атна эчтем дә, ярдәм итте дигән сүз түгел, озаклап шулай эчәргә кирәк. Шулай иткәндә, бу чәчәкнең файдасын күрерсез.

КЫЗЫЛ ТАҢ - мең дә бер киңәш.


Ромашканың чәчәкләрен төнәтеп теш сызлаганда, теш төпләре канаса, үлекләсә, пульсировать итсә шуның белән чайкарга кирәк. Бактерияләр үләчәк, восспаление бетә. Авыздан ис килми башлый. Шулай ук теш алдырганнан соң 48 сәгать үткәч ромашка чәчәге төнәтмәсе белән чайкатырга кирәк. Сраза теш алдырганнан соң бернәрсә белән дә чайкатырга киңәш ителми. Чөнки тешне алдыргач чыккан кан куерып, инфекция кермәсен өчен, теш урынын капларга тиеш. Шуңа күрә ике тәүлектән соң чайкый башларга кирәк. Көнгә 2-3 тапкыр чайкатырга. Бер көннән сраза уже сизелә бу төнәтмәнең файдасы. 3-4 ромашка чәчәген бер стакан кайнар суга салып, 20 минут төнәтергә кирәк. Киптерелгәне вакланганы булса 1 аш кашыгы 1 стакан суга салырга. Иптәшемнең теше сызлый башлагач кул астында дару юк иде. Шушы ромашканы өзеп алып кереп төнәттем. Ике тапкыр чайкады сраза басылды сызлавы.

https://t.me/travalekar


Хәерле көннәр!Бик зур рәхмәт Чулпанга,киңәш бирүчеләргә. Әрек мән яфрагының согы артрозга ярдәме бармы икән?Кемгә ярдәме тиде,күпме ,ничек эчәргә? Бик зур рәхмәт.


⬆️⬆️⬆️
✅ Сары мәтрүшкәнең (Зверовой) чәчәкләрен тыгызлап ярты литрлы банкага тутырырга һәм күмелгәнче рафинированный көнбагыш мае салырга. Күмелеп бетәргә тиеш чәчәкләр. Яхшылап капларга да кояшка куярга. Именно кояшта торырга тиеш. Бер ай торырга тиеш шунда. Көн саен болгатып алырга алырга. Әзер май кара чия төсенә керергә тиеш. Аннан соң берничә кат марля аша сөзәргә кирәк. Сөзгән май бер тәүлек торырга тиеш төбенә утырма (осадок) төшкәнче. Аннан соң өстә калган чиста маен бер үтә күренмәле булмаган шешәгә бушатасыз. Майны холодильникта бер ел сакларга ярый.
Бу әзер майны суык тигәндә борынга тамызырга була. Ожоглар, яралар трофический язвалар булса сөртергә була. Гастрит, ашказанында язва, пищевое отравление булса, көнгә 2-3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 чәй калагы эчәргә.

✅0,5 кг сары мәтрүшкәнең яфракларына 1 литр рафинированный көнбагыш мае салырга, шуңа 0.5 л сухой ак вино кушарга. Яхшылап болгатырга да ябарга. Өч көн бүлмә температурасында торырга тиеш. Аннан соң шуны 2 сәгать буе әкрен генә кайнап торган сулы савытта (водяняя ваннада) өстен каплап тотасыз. Аннан алгач җылы урынга куясыз. Анда өч атна торырга тиеш. Өч атна үткәч берничә кат марля аша сөзәргә кирәк. Әзер катнашманы холодильникта сакларга.
Бу майны гастроэнтерит, ашказанында һәм үникеиллеэчәктә язва булганда, подаградан, ревматизмнан көнгә өч тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1-2 ч.к эчәргә кирәк. Дәвалану курсы 1 ай. Суставлар авыртса, ушиблардан, трофический язвалар, остеохондроз булса шуның белән уарга кирәк.




Әрекмән тамыры һәм календуланың чәчәкләрен чәч коелмасын өчен кулланалар.
Моның өчен бер кечкенә әрекмән тамыры кирәк (вакларга кирәк яхшылап) һәм бер 8-10 календула чәчәкләре. Шуларга 1 литр су салырга һәм кайнарга куярга. Кайнап чыккач әкрен генә утта тагын 10-15 минут кайнатасыз. Аннан соң сөзәсез. Моны көн саен баш тиресенә сөртергә кирәк яки атнага ике тапкыр башны юганнан соң шуның белән чайкатырга кирәк.

20 last posts shown.