100 ел элек


Channel's geo and language: Russia, Tatar
Category: Edutainment


Татар-башкорт тарихы каналына рәхим итегез!
Приглашаем на исторический канал "Сто лет назад"
قناة تهتم بتاريخ التاتار والباشقرد والأقوام الإسلامية الأخرى

Related channels  |  Similar channels

Channel's geo and language
Russia, Tatar
Category
Edutainment
Statistics
Posts filter


Ризаэддин Фәхреддин гаиләсе белән фотосалонга барганнар


Габдуллаҗан тугач, шул ук елның 29 августында атасы Мөхәммтәгариф Мөхәммәтгалим улы 44 яшендә вафат була. Аңа җеназаны Орнаш мулласы Камалетдин Шәмсетдин улы укый. Улы Мөхәммәтгариф урынына атасы Мөхәммәтгалим Шәмсетдин улы берәр ай имам булып торганнан соң, ул да 14 декабрьдә 84 яшендә бакыйлыкка күчә. Аңа җеназаны Олы Мәңгәр имамы Зыятдин Мөхәммәткамал улы укый.


Мосафирханә ачучыларга.

Уфа губернасында - Минзәлә өязендә Кама суы буенда иген сәүдәсе белән мәшһүр Чаллы авылы бар. Моннан 10-15 еллар әүвәл Чаллы гади генә бер рус авылы иде. Соңгы елларда исә, ул сәүдә вә башка җиһәттән шул дәрәҗә тәрәккый итте ки, Уфа губернасындагы берничә уездный шәһәрдән ким түгел, бәлки артык җирләре дә бардыр. Хәзерге көндә сәүдәгәрләрнең күбрәге мөселманнар һәм әтрафтагы игенчеләрнең күбрәге дә мөселманнар.
Иген булганда сәүдә гаять тә яхшы буладыр. Фәкать шунысы тәәссеф: шундый сәүдәле урында бер мөселман мосафирханә вә ашханәсе юктыр. Җөръәт итеп, яхшы мосафирханә ачкан кеше, әлбәттә, зур файда итәр иде.

Әхмәтҗан Садыйков.

"Йолдыз" 1913 ел №1015


Forward from: Борһан мәчете, Каип авылы мечеть Борхан
Фото от Рафаэль мулла


Имам булырга урын эзлим. Русча, мөселманча шәһадәтнамәм бар. Күп еллар мөгаллим булып ысул саутыя белән тәгълим эшендә мәләкәм бар. Вәлиулла Мөхәммәтшакиров. "Йолдыз" №1037


Иж шәһәре татарлары тарихыннан / Раиф Мәрданов - һәм тарихи, һәм дини җәһәттән гаять мөһим вә кызык китап. Аеруча Галимҗан Мөхәммәтҗанов автобиографиясе https://goo.su/FPh1


Милләтебезнең дини, тарихи, мәдәни мәсьәләләренә битараф булмаган кешеләр өчен вакытын, хезмәтен, күзләрен, бензиннарын, юл чыгымнарын кызганмыйча, бәяләп бетергесез зур хезмәт кылучы шушы төркем өчен матди ярдәм итәргә теләүчеләр булса, шушы сайт аша үзләренең иганәләрен юнәлтә алалар: https://boosty.to/sehifelerimiz - иганәче булып ярдәм итү.
https://t.me/sehifeleribiz - милләтебезнең язма мирасы тупланмасы


Петербург мулласы Мөхәммәтзариф Юнысов никахы 1884 елда. Симбирск.


Җир астындагы юллар. Татар ханнары вакытында Казан шәһәре астында берничә яшерен юллар булган. Шулардан хәзергә кадәр өчесе сакланган...

Йолдыз 1909 №420


Мәгълүмат 1916 №16-17.pdf
4.5Mb
"Мәгълүмат" журналы Россия мөселманнары яшәешен яктырткан, имамнар мәкаләләрен бастырган. Рәсми бүлектән исә, билгеләнгән, вафат булган, эшеннән киткән руханилар, ачылган мәхәлләләр, төзелгән мәчетләр турында белеп була.




Кардәшем Габдуллаһ Тукаевның вафат хәбәрен ишетеп бик каты кайгырдык. Вакытсыз дөньядан китүенә һәм җиде елдан бирле күрешми калуымызга үкенечтә булдык. Габдуллаһның хәсрәтенә уртаклашкан һәм күркәм кылып озаткан дуст-ишләренә чын күңелдән рәхмәт укыймыз. Тукаевның туганыннан башлап Җаектан Казанга киткәнче булган хәлләрен белгәнемчә кирәк булса язып бирер идем. Кырлайдан Кушлавычка алып кайтып, Җаекка озаткан агасы Бәдретдин Хисаметдинов


Медаль. Казан дарелфөнүнендә 35 ел хезмәт иткән Гайнелгыйбад Хәсәнев җәнабләренә гомерлек мәгаш (пенсия) тәгъйин кылынып, Владимирский тасмасы белән көмеш муен медале ихсан ителгән. Бу әфәндегә андан алда да төрле вакыт эчендә дүрт данә алтын вә көмеш медальләр һәдия кылынган иде.

Йолдыз, №961
https://t.me/tarihikanal/3672


Кардәшебез Искәндәр вафат булган икән. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун! "У брата Искандера остались жена и трое детей. Желающие могут помочь им. Открыт сбор средств на помощь для них. Сбор осуществляется на карту сестры жены Искандера.

4276 6200 4644 9736
Шакирова Регина Рафаилевна" https://t.me/tatardnaproject/464




Forward from: 100 ел элек
Мәскәү мәчетендә гает 1957 ел
(из архива исследователя Дмитрия Опарина)

#мәчетләр
#история


Forward from: 100 ел элек
Мәскәү гаете 1950 нче еллар




Самара вилаяте - Ставрополь өязендә 4 мәхәлләле Филип карьясенең старостасы Хәсәнҗан әфәнде авыл өчен җәмәгать акчасыннан "Тәрҗеман", "Йолдыз", "Нур" вә "Сельский Вестник" газеталарын алдыра. Бу газеталарны укып авыл халкы бик файдаланмактадыр. Бу авылда ир балалар өчен бер генә, кыз балалар өчен ике мәктәп бар икән. Бондый һиммәтле авыллар сирәктер. Йолдыз, №960


реклама

20 last posts shown.