Кардәшем Габдуллаһ Тукаевның вафат хәбәрен ишетеп бик каты кайгырдык. Вакытсыз дөньядан китүенә һәм җиде елдан бирле күрешми калуымызга үкенечтә булдык. Габдуллаһның хәсрәтенә уртаклашкан һәм күркәм кылып озаткан дуст-ишләренә чын күңелдән рәхмәт укыймыз. Тукаевның туганыннан башлап Җаектан Казанга киткәнче булган хәлләрен белгәнемчә кирәк булса язып бирер идем. Кырлайдан Кушлавычка алып кайтып, Җаекка озаткан агасы Бәдретдин Хисаметдинов